Соңгы вакытларда чит ил гражданнарына кагылышлы мәсьәләләр көн үзәгенә еш күтәрелеп тора. Райондагы бу юнәлештәге хәлләр турында күбрәк беләсе иде?
Г.Хисамова.
Балык бистәсе.
Әлеге хат уңаеннан район миграция службасы җитәкчесе Әлфия Әлмөхәммәтова безгә түбәндәгеләрне сөйләде:
Республикабызда миграция хәле дәүләт органнары һәм җәмәгать оешмалары тарафыннан даими игътибар үзәгендә тора.
Районыбыз биләмәсендә дә чит ил гражданнарының миграция исәбен алуда хилафлыкка юл куелмый. Быел бездә 194 чит ил гражданы исәптә тора. Аларның күбесе Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Таджикстан республикаларыннан килеп эшлиләр. Бүгенгесе көнне 45 чит ил гражданы яшәүгә рөхсәт алды. Ә 51 граждан вакытлыча рөхсәт нигезендә яшиләр. Агымдагы елда 4 чит ил гражданы РФ гражданлыгы статусына ия булдылар.
Район миграция службасы хезмәткәрләре вакытлыча яшәүче һәм эшләүче күрше республика гражданнары белән эш бирүчеләр арасында зур аңлату эшләре алып баралар. РФ биләмәсендә хокукый хәл һәм аерым закон актлары хакында әңгәмәләр үткәрәләр. Бәлки шуның уңай нәтиҗәсендә чит ил гражданнары тарафыннан районыбыз биләмәсендә быел хокук тәртибен бозу очракларының теркәлгәне булмады. Бу ел башыннан район миграция службасы хезмәткәрләре эчке эшләр органнары белән берлектә 43, башкарма власть органнары белән 34 профилактик чаралар үткәрделәр. Нәтиҗәдә 77 объект тикшерелде. Бу рейд вакытында миграция закончалыгы таләпләрен бозган өчен 75 административ беркетмә төзелде, штраф санкцияләре кулланылды. Рейд барышында без барыннан да бигрәк чит ил гражданнарының экстремистик, террористик юнәлештә һәм дини мөнәсәбәтләрен тикшерәбез. Быел без ике этапта "легаль булмаган мигрант" исемле рейд үткәрдек. Мондый чаралар һәр ай саен диярлек төрле исемдә кабатланып тора. Ул күбрәк авыл җирлекләре башлыклары һәм оешма-предприятие җитәкчеләре белән берлектә оештырыла. Без бу оешмалар белән ел әйләнәсе тыгыз элемтәдә яшибез.
Нет комментариев