Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Яшәү белән үлем арасыннан табылган гомер

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел булуга карамастан, аның турында истәлек-хатирәләр һаман яңарып тора.

Без, бүгенге чор балалары, Бөек Ватан сугышы турында әдәби әсәрләрдән укып, кинофильмнардан карап, фронтовикларның сөйләгәннәреннән ишетеп кенә белсәк тә, сугышның ни дәрәҗәдә ачы хәсрәт, зур югалту алып килгәнен, кечкенә генә авылның да һәр йортына кагылганына төшенәбез.

Әлеге сугышка Балык бистәсе районы (Кызыл Йолдыз районы) Юлсубино (Балтач) авылыннан да 244 ир-егет чыгып китә. Шуларның 112 се кире әйләнеп кайтмый-сугыш кырларында ятып кала. Әлеге язмабызның герое Исмәгыйль Гарифуллин-шул 244 каһарманның берсе.
Егет үзенең көчле, тырыш-эшчән булуы белән аерылып тора. Аның ни дәрәҗәдә көчле булуын легенда итеп сөйлиләр авылда. Район үзәге, Котлы Бөкәшкә баручы олаучылар Чаллы юлының урман эчендәге өлешендә сазлык аша салынган Кабык күпере аша үтәләр. Еш кына бу күпердән чыкканда олаулар таеп сазлыкка төшә.
Менә шул вакытта Исмәгыйль абый атны корсак астына кереп күтәрә. Шулай итеп атны алып чыгалар. Сугышка кадәр барлык яшь-җилкенчәк шикелле колхоздагы төрле эштә катнаша. Аулак өйләрнең берсендә Зәйнәбе белән очраша. Матур хыялларга бирелеп зур планнар коралар яшьләр.
Сугыш башлану хәбәре барлык хыялларны җимерә. Беренче чакырылышта ук Исмәгыйльгә абыйсы Бәйрамхан белән сугышка китәргә хәбәр килә. Әле тормыш корырга да өлгермәгән, авылның күп кызларының күзе төшеп йөргән егет аркасына сугыш биштәре кия. Әле ярый әти-әнисе тигез (әтисе бу вакытта инде олы яшьтә, сугышка чакырылмый), озатырга, күңел юанычына авылның үзенә тиң чибәре Зәйнәбе бар. Киләчәктә яңадан күрешүгә, сөйгәне белән кавышып балалар үстерүгә өметләнеп аерылышалар.
Турыдан-туры сугыш утына кергәнче, Саратов шәһәре янындагы әзерлек курслары үтә. Шунда, сугышка алынганнан соң беренче һәм соңгы мәртәбә, абыйсы Бәйрамханны очрата. Сөйләшеп сүзләр бетми, икенче көнне кабат очрашырбыз дип кочаклашып аерылышалар абый белән эне. Икенче көнне исә сугыш аларның икесен ике якка алып китә.
Илзирә Кәримуллина,
Юлсубино авылы.
Бу язманы газетабыздан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев