Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә–75 ел

“Уйлый күңелем, сагына сезне...”

Өстәлемдәге икенче төргәк хатлар Яншык авылыннан. Аны редакциягә Данис Хәбибуллин алып килде. Әтисе Фәйзрахман аганың абыйсы Габдрахманның сугыш кырыннан язылган хатлары ул. Кайсы гына хатны алсаң да фронтовик авылдагыларның хәл-әхвәлләре, тормыш-көнкүрешләре белән кызыксынган, үзеннән бигрәк туганнары өчен борчылган. Ә сагынулар исә җыр юллары булып газизләренә ирешкән. "Безнең илләр кай якта...


Өстәлемдәге икенче төргәк хатлар Яншык авылыннан. Аны редакциягә Данис Хәбибуллин алып килде. Әтисе Фәйзрахман аганың абыйсы Габдрахманның сугыш кырыннан язылган хатлары ул.
Кайсы гына хатны алсаң да фронтовик авылдагыларның хәл-әхвәлләре, тормыш-көнкүрешләре белән кызыксынган, үзеннән бигрәк туганнары өчен борчылган. Ә сагынулар исә җыр юллары булып газизләренә ирешкән.
"Безнең илләр кай якта икән,
Алмас идем күземне.
Очып барган каз артыннан,
Әйтер идем сүземне".
Габдрахман аганың орден белән бүләкләнүе турында язылган хатын тулысынча укучыбызга да җиткерәбез:
"7 май 1943 ел
Саләм фронттан газиз атама, газиз анама. Күп саләм газиз малаегыз Габдрахманнан. Саләм Минзифага, саләм Гөлнисага, саләм Фәйзерахманга. Күп итеп саләм барча дусларга, барча туганнарга әйтегез. Саләм барча кияүгә чыкмаган кызларга миннән әйтегез, син Минзифа әйт. Саләм соңыннан үзем шул исән-сау яшәп калам, ул тарафта сезгә дә исәнлек теләп калам. Үзем мин бик каты сугыштан. Алга барабыз. Әни, әти мине хәзер инде бүләкләделәр. Орден алдым. Хәзер минем күкрәктә орден ялтырап йөри".
Фронтовикның икенче хатын да үзгәртмичә бирәбез:
"29.6.43. Газиз анама
Хат язам мин сезгә фронттан.
Исәнме сез
Мин сезне җәйнең матур аткан таңнарында һәм төннәрендә сагынып, саргаеп искә алам һәм шулай ук саф искән таң җилләре белән сезгә саләмнәремне әйтеп калам. Һәм шулай ук миннән саләм җәелеп калган елгалар кадәрле һәм шулай ук суда йөзеп йөрүче балыклар саны кадәрле. Миннән шулар булыр саләмем.
Саләм соңында сүзем шул: мин исән-сау булып калам, ул тарафта сезгә дә исәнлек теләп калам. Сүзгә килсәм шул булыр минем: миңа шуны языгыз, яме, ничек сезнең тормышыгыз. Колхозда эшләүчегез бармы? Гөлниса укырга йөриме? Сыерыгыз һәм кәҗә әсәртәгез бармы? Бәрәңге утырта алдыгызмы? Колхоз булышамы? Сельсоветтан булышалармы? Түләү тулисезме? Миңа барын да әйтеп яз яме әни. Бер дә курыкмагыз, языгыз, яме. Әти бик картайдымы, йөри аламы? Мин исән калып кайтып күрә аламмы? Мин үзем үләрмен дип уйламыйм, гел сезнең өчен кайгырам. Хуш, сау булып торыгыз. Хат алганчы.
Сезнең Аф."
Шушы хат килгәннән соң озак та үтми, (1943 елның 22 августында) Габдрахман Хәбибуллинның Донецк өлкәсендә барган сугышларда һәлак булуы турында кайгы хәбәре килә.
...Сагынулар белән бергә сугыш газапларын да сыйдырган, дары исләрен сеңдергән әлеге хатлар бүгенгәчә туганнарының гаилә архивларында сакланганнар. Батырларның, яу кырында ятып калганнарның үлемсезлеген раслаган шаһитлар алар.

Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев