Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Утлы еллар кайтавазы

Сугышка китүчеләрне Алан тау башына кадәр озата килде авыл халкы.

Китүчеләр дистәгә якын булса да, озатучыларның исәп-хисабы юк иде. Ир-атлар сабыр булырга тырышты, ә хатын-кызлар, бала-чага күз яшьләрен тыя алмады. Йөрәк сыкравына җан авазы кушылып ниндидер ыңгырашу, сыктау тавышы чыкты. Энесе Рәҗәпне җитәкләгән сигез яшьлек Мәхфүзә дә, берөзлексез кабатланган сугыш дигән сүзнең хәвеф китерәсен белеп, әнисенә сыенды. Көнозын кыздырган кояш та болытлар арасына кереп югалды. Салмак җил исеп куйды.

-Кайтырбыз, кызым, озакламабыз, нимесләрне җиңәрбез дә менә, кайтып төшәрбез,-диде Кыям ага, кызының башыннан сыйпап. Әнисе итәгенә тотынган Гыйльметдин, әтисенең кая киткәнен аңламаса да, сабыйларча бер кызыксыну белән аңа карады. Кыям ага иелеп улын күкрәгенә кысты, әнисе белән саубуллашты.

Китүчеләр олы юлга кузгалды. Аларны халык күздән югалганчы озатып калды.

...1941 нче елның афәтле җәе әнә шулай хәтерендә калды Мәхфүзәнең. Әтисе Кыям агадан берәм-сәрән өчпочмаклы хатлар килде. Әнисе аларны кабат-кабат укып, матчага кыстырып куяр иде. Хәл белергә кергән күрше-коланның күзе иң элек шунда төште, хатлар саны артмаганмы янәсе. Хәер, Күгәрчен авылы никадәр зур булса да кемгә нинди хәбәр килгәне яшен тизлегендә килеп иреште. Кайгыларны бергәләп күтәрде, сөенечләрне уртаклаша белде халык.

Фәрвәз Каюмова.

Бу язманы тулысынча газетадан укый аласыз.

Фото: http://school-n-22.narod.ru/sochi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сугыш Фронтовики