Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Тагын бер Бөек Ватан сугышы ветераны арабыздан китеп барды

Шушы көннәрдә генә Урахча авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыш инвалиды Валентин Григорьевич Мамонов 92 яшендә вафат булды.

Валентин Мамонов 1923 елда Урахча авылында дөньяга килә. Авыл мәктәбендә 7 нче класны тәмамлагач, фельдшерлар әзерләүче уку йортына укырга керә. 1940 елда Донбасс шәһәре заводында эшләгәндә аны хәрби хезмәткә алалар. Беренчеләрдән булып сугышка керә ул. Һәрвакыт алгы сызыкта була. Берничә мәртәбә яралана. Урахча авылына кайткач фронтовик балаларга белем бирүдә һәм җаваплы урыннарда хезмәт куя.
Сугыш ветераны 6 баласы, 12 оныгы, 10 оныкчыгына тормышны, кешеләрне, хезмәтне яратырга өйрәтте. Тик рәхимсез үлем аны арабыздан алып китте. Кадерле әтиебез, бабабыз, тыныч йокла, урының оҗмахта булсын. Без сине бервакытта да онытмабыз.
Мамоновлар гаиләсе, дуслары, авылдашлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы ветераны