Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Сугыш ветераннарына Балык бистәсе полиция хезмәткәрләре бүләк тапшырдылар (ФОТО)

Әле шушы көннәрдә генә район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә дәваланучы сугыш ветераннары палаталарына район эчке эшләр һәм ведомстводан тыш сак бүлекләре тарафыннан әзерләнгән кыска дулкынлы мичләр тапшыру тантанасы булды.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан бу олы бүләкләрне үзәк хастаханәнең баш табибы Мансур Китаевка район полиция бүлеге җитәкчесе Наил Мостафин белән штат башлыгы Александр Ненастьев тапшырдылар. Тантанада шулай ук район халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина да бар иде. Алар биредә дәваланучы сугыш ветераны Фасыйх ага Гарәпшин белән әңгәмә кордылар, тормыш хәлләре белән кызыксындылар.

-Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан бераз сәламәтлегемне ныгытырга исәп иттем әле, балалар. Биредә табиблар бик яхшы тәрбияли, һәр көнне кереп сәламәтлегем белән кызыксынып торалар. Бу олы бүләк бик яхшы булды әле. Кайбер көннәрдә өйдән килгән ризыкны җылытып тамак ялгап аласы килә бит. Полиция хезмәткәрләренә рәхмәттән башка сүзем юк,-диде безгә Кече Әшнәк авылыннан килгән сугыш ветераны.

Икенче бер палатада биредә тыл ветераннары Валентина Уланова белән Мария Никулина дәвалана иде. Аларның палатасына да шундый ук бүләкләр тапшырылды. Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе ветераннарның хәл-әхвәлен сораштырды, аларның сорау-үтенечләренә төпле җавапларын бирде. Терапия бүлеге мөдире Рамил Гаязов кунакларга күрсәткән игътибарлыклары өчен барлык дәваланучылар һәм ветераннар исеменнән олы рәхмәтен җиткерде.

Идрис Аметов.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев