Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Шушы көннәрдә сугыш ветеранын Иван Васильевич Пузырьковны 89 яшь тулуы белән көтладылар

Районыбызда Бөек Ватан сугышы ветераннарын олы юбилейлары һәм туган көннәре белән котлау күркәм гадәткә әйләнде.

Әле шушы көннәрдә генә Балык бистәсендә сугыш ветераннары өчен төзелгән йортта яшәүче фронтовик Иван Васильевич Пузырьковка 89 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән тәбрикләргә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллин белән халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина да килделәр. Ветеранга алар изге теләкләрен җиткереп район башлыгының күчтәнәче-азык-төлек продуктлары тутырылган пакет бүләк иттеләр. Сугыштан соңгы авыр елларын Иван Васильевич Дон-Урай авылында җаваплы эштә үткәргән. Авыл хуҗалыгы производствосында күп еллар дәвамында бригадир, аннан соң ферма мөдире булып эшләгән ул. Авылдашлары әле дә аны уңай яктан мактап телгә алалар. Гомеренең 40 елын фермада сыер савучы булып эшләгән Зоя Андреевна Дрочнова әле дә аңа рәхмәтле.

-Иван Васильевич ферма мөдире булып эшләгәндә аны бик хөрмәт иттек, сорау-үтенечләргә ул беркайчан да каршы төшмәде, юк-барга тавыш күтәреп ачулануны да белмәде. Кирәкле көндәлек эш кораллары белән вактында тәэмин итте. Халат, чиләкләргә беркайчанда кытлык күрсәтмәде,-ди ул.

Сугыш ветераны лаеклы ялга киткәч Зоя Андреевнага ферма мөдире вазыйфасын йөклиләр. Иван Пузырьковның данлы эшен ике ел дәвамында уңышлы дәвам иттерә ул.

Сугыш ветераны ярты гасырдан артык Дон-Урай авылында тормыш иптәше Екатерина Михайловна белән күпләрне сокландырып матур гомер кичереп өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы ике улы белән тормыш иптәшен югалткан ветеран бүгенгесе көнне ялгызы гына гомер итә ул. Казан шәһәрендә яшәүче Улы Владимир гаиләсе белән ял көннәрендә кайтып йөриләр аның янына. Шулай ук социаль хезмәткәрләр белән мәктәп укучылар да аның янында еш булалар.

Идрис Аметов.

(Фото авторныкы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев