Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

“Шатлык белән тусын һәрбер таңың”

Әнием Миңлебикә 1918 елның 7 октябрендә Балыклы Чүкәй авылында туган. Тормыш кыенлыкларын балачагыннан ук татый башлый ул. 9 яшендә чагында әнисе вафат була. Бабай кулында алар энесе Зиннур белән калалар. Соңыннан бабай Шәтке авылыннан өйләнә. Үги ана никадәр яхшы дисәң дә, үзеңнеке булмый икән ул. Тормыш итәр өчен дә еллары...

Әнием Миңлебикә 1918 елның 7 октябрендә Балыклы Чүкәй авылында туган. Тормыш кыенлыкларын балачагыннан ук татый башлый ул. 9 яшендә чагында әнисе вафат була. Бабай кулында алар энесе Зиннур белән калалар. Соңыннан бабай Шәтке авылыннан өйләнә. Үги ана никадәр яхшы дисәң дә, үзеңнеке булмый икән ул. Тормыш итәр өчен дә еллары авыр. Сугыш елларының үзәк өзгеч көннәрен әнием әле дә яхшы хәтерли. Күтәрмәле чабата киеп язгы суыкларда чәчүлек орлык ташу дисеңме, урман кисүләр, сугыш вакытында Ленинградта зур траншеялар казып мәетләр күмеп йөрүләре-барысы да ачы хатирә булып күңелендә сакланган аның.
Сугыштан соң 1945 елны әнием Олы Укмас авылына килен булып төшә. Әтием Гыйлмехан да әнием кебек яшьтән әнисез калып, әтисе белән генә үскән. Сугышта яраланып, бер аягын югалтып кайта ул. Тигез тормышта матур яши алар. Инде әтиемнең вафатына 41 ел тулды. Ә әнием бүгенге көндә Олы Укмас авылында киленебез Гөлсимә тәрбиясендә яши. Һәр туган көнгә сөенеп, илебез иминлеге, балалары, оныклары саулыгы өчен дога кыла ул. Рәхмәт сиңа, әни!Шатлык белән тусын һәрбер таңың. Синең белән бергә әле бик күп язларны бергә сөенеп каршы алырга язса иде.
Сөембикә Сәгъдиева.
Яншык авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев