Олы Солтан ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды
Бөек Җиңүгә–75 ел

Олы Солтан ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рашат Хәбибуллин Олы Солтан Мәдәният йортында сугыш һәм тыл ветераннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел» юбилей медальләрен тапшырды.

Бу авыл җирлегендә барлыгы 21 сугыш һәм тыл ветераны исәпләнә.

Ә сугыш ветераны Габделәхәт ага Сабировка медален йортына барып тапшырдылар. Соңыннан ветераннар авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт карадылар. Тантана чәй табыны артында дәвам итте.

Фото: http://monetkann.ru/market/evropa/al_bom-planshet_70_let_pobedy_v_veli


Нет комментариев