Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Әнәс Садреев : " “Саулык hәм тыныч тормышта яшәсеннәр, сугыш афәтләрен күрмәсеннәр, балалар”

“Саулык белән тыныч тормышта яшәсеннәр, сугыш афәтләрен күрмәсеннәр, балалар”, дип тели дәү бабам

 Олы Әшнәк авылында яшәүче дәү бабам - Әнәс Габдулла улы Садреев авыр балачагын һаман да оныта алмый. Сугыш башланып ике атна үтүгә аның әтисе Габдулла Садретдин улын сугышка алалар. Бу вакытта дәү бабама 12 яшь була. Шул көннән башлап ул ике апасы, энесе һәм әнисенә бердәнбер терәк, ышанычлы ир-ат булып кала. Колхоз эшләрендә катнаша башлый. Ундүрт яшендә мәктәпнең 7 классын тәмамлый һәм башка укый алмый.

Әтисе Габдулланы фронтның иң алгы сызыгына җибәрәләр. 1941 елның октябрь аенда фашистлар белән бәрелештә ул каты яралана, аны Баку шәһәренә госпитальгә озаталар. Авылга бернинди дә хәбәре килми башлый. Врачлар операция ясыйлар. Ул дүрт айдан соң гына аңына килә. Ике солдат әтиләрен өйләренә озата кайталар. Габдулла бабай танымаслык булып үзгәргән була. Бер күзе, бер кулы юк. Сөяп утыртып авызына сыек ботка, шулпа салалар. Биш ел буена Казанга госпитальдә дәваланырга, тәнендә калган снаряд кыйпылчыкларын алырга операция ясатырга йөртәләр.

Еллар уза тора, гомере бетмәгәч әкренләп торып йөри башлый Габдулла. Гарип булса да аның белән ышанычлырак була. Урманга агач ботагы җыярга, печән алып кайтырга барганда балалар әтиләрен арбага утыртып, тартып баралар, кайтканда йөк өстенә утыртып алып кайталар. Караңгыга калсаң да куркытмый әтиләре янәшәдә бит. ”Ул елларда кеше кадере бар иде”,-ди Әнәс дәү бабам. Әтиләренә Казан шәһәрендә операция ясаган хирург берничә ел буена хәлен белеп, 9 май Җиңү көне белән котлап хат яза торган була.

Яхшы табиблар, гаилә җылысы Габдулла Садретдин улының гомерен 72 яшенә кадәр озайталар. Язга чыккач, ул исән кулы белән кызыл чүпрәк таккан таяк тотып, каз бәбкәләре саклый.

Янында оныклары уйнап йөри.Әти-әниләре эштә вакытта оныкларга күз-колак була,аларны эшкә куша.1974 елны 72 яшендә каты авырудан соң вафат була.

Шушы авыр балачагын искә төшергәндә дәү бабайның күзенә яшьләр килә. “Саулык белән тыныч тормышта яшәсеннәр, сугыш афәтләрен күрмәсеннәр, балалар”,-дип тели ул. Әнәс дәү бабам тыл ветераны. 9 май Җиңү бәйрәмен көтеп ала.

 

Регина Зарипова.

Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбе укучысы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса