Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Нәҗметдин ага Хәмидуллин Яңа Сала авылында бердәнбер ветеран

Бүгенге буын вәкилләренең күбесе өчен 17 яшь - яшьлек дәрте ташыган матур вакыт булып истә калгандыр. Ә менә бүген районыбызның Яңа Сала авылында гомер кичерүче, 90 нчы дистәсен ваклаган Нәҗметдин ага Хәмидуллин өчен бер дә алай булмый шул.

Яшьлегенең шау чәчәккә бөреләнгән чагында ишегалдында 1944 нче ел була. Илдә - Бөек Ватан сугышы. Дөрес, инде сугыш гарасаты бездән читтә, фашист армиясенең дә көчләре кимегән вакыт. Әмма бу дәһшәтле сугышның кайчан бетәсен бер Ходай гына белә шул. 1944 нче елның 30 нчы ноябрендә 17 яше дә тулмаган Нәҗметдин аганы Кызыл Армия сафына алалар. Бу хакта Бөек Ватан сугышы ветераны бүген болай дип искә ала: "Авылдан Кукмарага кадәр ат белән бардык. Анда җиткәч, 14 кә җыелдык, ә Казанда инде 150 булдык. Барыбызны да товар поездына төяп Саратов өлкәсенә курсларг а җибәрделәр. Без самолетларга моторист булырга әзерләндек."
Сугышның ни икәнен Нәҗметдин Хәмидуллин беренче тапкыр Брянск өлкәсендә үз җилкәсендә татый. Илбасарларның үзләре салган эз буйлап чигенгән чак була ул. Бернинди дә биналар калмаган, яшәгән, торган җирләре, җылыныр урыннары-землянка. Биредә Нәҗметдин абый запаста 8 нче авиацион полкта хезмәт итә.
9 май-Җиңү көнен иртәнге сәгать алтыда радиодан мәшһүр Левитан тавышы хәбәр итә аңа. "Ул вакыттагы сөенгәнне әйтеп аңлата торган түгел,"-дип искә ала ветеран. Әмма сугыш бетте дигәч, корал ташлап өйгә кайтып булмый шул әле. Полкларын таркаткач та, кире Саратовның икенче аэродромына - радист һөнәрен үзләштерергә җибәрәләр аны. Шулай 1944 елда туган туфрак, туган авылдан аерылып 9 ел армия сафларында хезмәт итеп, Яңа Салага бары 1953 елның октябрендә генә кайтып төшә ул. Туган авылында, туган җирдә фидакарьләрчә бер үк урында-45 ел сәнәгатьтә хезмәт куя Нәҗметдин абый. Авылдашлары, хезмәттәшләре искәрткәнчә, аның исеме Мактау тактасыннан да төшми.
Яңа Сала авылының аксакалы Нәҗметдин абыйның гомер юлы күпләргә үрнәк булырлык. Тормыш иптәше Сәкинә апа белән алар 60 ел бергә гомер итәләр, 3 балага канат куялар. Алары үз чиратында "Бабай, дәү әти!" - дип өзелеп торган онык-оныкчыклар белән сөендерәләр. Нәҗметдин абый бүген үзе тергезгән йортта берүзе гомер кичерә. "Иптәшсез бик ямансу," - дип көрсенеп тә куя үзе. Ярый, янына көндә Котлы Бөкәштән килеп йөрүче кызы-Роза апа Мәннанова бар.
Яңа Сала авылында гомер кичерүче Нәҗметдин Хәмидуллин авылларында гына түгел, 4 авылны берләштергән Биектау авылында да кадерле, мөхтәрәм кеше. Бүген сугыш афәтен, аннан соңгы елларны исән-имин кичкән ветераннардан ул берүзе калган. Шуңа да авыл җирлеге башлыгы, авылдашлары, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, кадерен беләләр-бәйрәм якынлашкан көннәрдә генә түгел, һәрдаим хәлләрен белеп торалар.
Ул быел да түземсезләнеп 9 май-Бөек Җиңү көне иртәсен зарыгып көтә-күңел ашкына, йөрәк ярсып тибә. Һәр намазда илләр-көннәр тыныч булсын, дигән теләк ешрак кабатлана һәм ихласрак яңгырый.
Раил САДРЕТДИНОВ,
КФУ студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев