"Матур булсын тормышлар!"- олыәшнәклеләр күңелендә шушы сүзләр кайтавазланна
Сугыш... Әлеге сүзне ишетү белән, күнелнең иң нечкә кылларына кадәр тетрәп куя. Ул елларның авырлыгын без - яшь буын, әби-бабаларыбызның сөйләгәннәреннән генә беләбез. Сугыш вакытларының бар ачысын үз җилкәләрендә күтәргән өлкәннәребезне сөендерәсе, күңелләрен күтәрәсе килә.
Ветераннарны хөрмәтләп, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә илебезнең төрле почмакларында бәйрәм чаралары үткәрелә. Апрель аенда Трой-Урай авылы клубында "Җиңү салюты" дигән концерт без - Олы Әшнәк һәм Кече Әшнәк авылы үзешчәннәре дә катнаштык. Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Фәһим Ибраһимовның "41 нче ел балалары без" шигырен сәхнәләштердек. Сугыш чорында хезмәт куйган, урман кискән апаларның тормышын чагылдыру өчен, сандык төбендә кадерләп сакланган, бал итәкле күлмәкләрне, йон шәлләрне кидек.
Вазих абый Фатыйхов сүзләренә язылган, "Уфалла арбасы" җырын башкарганда залда утыручы әбиләр күз яшьләрен тыеп кала алмадылар. Хатирәләр күңел түрендә кадерләп сакланса да, башка ул авырлыкларны күрергә язмасын иде! Язмамны шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә. "Үтте гомер, инде олыгайдык. Булмасын ла иде сугышлар! Матур булсын һәрчак тормышлар!"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев