Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Хәләмгөл әби Ситдыйкова - авыр сугыш чоры балаларыннан берсе

Үткәннәр онытылмый. Алар сугыш чоры балаларының йөрәкләренә уеп язылган.

Бөек Ватан сугышы башлангач ил халкы бер булып дошманга каршы күтәрелә. Авыл башына чыгып, хатыннар - ирләрен, балалар -  әтиләрен, яшь кызлар сөйгәннәрен фронтка озата. Берни аңламаган сабый сугышның нинди куркыныч икәнлеген белми ул чакта. Тиздән, бик тиздән үзләренең ятим каласын да, балачаклары буразна арасында үтәсен дә аңламый алар. Сугыш рәхимсез. “Әткәй, китмә!” - диеп елаган балалар инәлүен дә ишетми ул сугыш.
Авылда карт-коры, хатын-кызлар һәм балалар кала. Тормышны алып барырга: кырда игенен игәргә, ач-ялангач булмаска, сугышка төрле җылы киемнәр әзерләргә, гомер буе бетмәс кебек тоелган салымын да илтеп түләргә кирәк. Әтиләре, абыйлары сугыш кырында батырларча көрәшкәндә, тылда әниләр, өлкәннәр, балалар үзләрен аямыйча эшлиләр.
Бүгенге көндә Яңа Арыш авылында барлыгы  9 тыл батыры яши. Шуларның берсе Хәләмгөл әби Ситдыйкова турында язып үтәсем килә. 1929 нчы елны Яңа Арыш авылында Кәримуллин Галим һәм Гафифә апаларның гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә ул. Барысы бергә җиде  бала булалар. 

(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса