Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

“Җиңү язы” күңелләрдә

Бөек Җиңүгә багышланган "Җиңү язы" исемле концерт кичке сәгать 6 да Кама яры буендагы паркта башланды.

Олысы-кечесе, балалар белән гаиләләр бирегә җыелды. Язгы табигать белән хозурланып күңелле бәйрәм тамашасын карады алар. Тантананы Алия Хәмидуллина белән Илшат Кәримуллин алып бардылар. Сергей Фалин, Анатолий Автономов, Ринат Хәбибуллин, Эльвира Кәримуллина, Наталья Старикова, Эдуард Закиров, Регина Шмелева, Вера Емельянова, София Нәгыймуллина, Семён Кузнецов, Адилә Миннекәева, Илгизәр Җәләлов, Эльвира Усманова, Рәсимә Зарипова, Гөлия Кадыйрова, "Россияночка" халык вокаль ансамбле, "Өмет" фольклор ансамбле, «Яз» вокаль ансамбле, "Калинушка" район мәдәният йорты хоры, "Музыкальная капель" балалар вокаль ансамбле, "Чулман моңнары" гармунчылар ансамбле җыр-моңнарын бүләк иттеләр. "Кама йолдызчыклары", "Рапсодия" бию төркеме башкарган биюләрне дә тамашачы алкышларга күмде.

Сәхнәдән читтәрәк бер якта палатка төзелгән. Анда чәй эчеп, тамак ялгап алырга була иде. Аның янәшәсендә азык-төлек сату нокталары урын алган. Теләгән кешегә яңа пешкән шашлык сатып алу мөмкинлеге тудырылган.

Бәйрәмнән соң күңелле дискотека башланды. Бу көн район халкы өчен истә калырлык булгандыр мөгаен.

Гөлназ Зарипова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев