Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә–75 ел

Җәүдәттәй оныклар булганда онытылмас каһарман бабалар (ФОТО)

"Бабай: "Мин монда!",- диде дә, томан арасына кереп югалды". Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Бу аерым кешеләр өчен дә, илләр, дөнья халыклары өчен дә уртак бәйрәм.

Миллионлаган корбаннар бәрабәренә яуланган күгебез тынычлыгы. Шәһит киткән каһарманар арасында авылдашым Кәрим Гарифулла улы Гарипов та бар. Оныгы Җәүдәт аның турында әбисе, әтисе сөйләгәннәрдән генә чыгып белә инде.

... Олы Әшнәктә 1898 елда крестьян гаиләсендә туа ул. Бик күпләр кебек иген игеп, терлек асрап көн күрәләр. Колхозлашу шаукымы башлангач, Гариповлар гаиләсе беренчеләрдән булып күмәк хуҗалыкка керә,терлекләрен дә уртак фермага тапшыралар. Кәрим исә авылда колхоз оештырып йөрүчеләрнең берсе була. Сабантуйларда көрәшкән батыр егет озакламый, Муллахәят исемле кызга өйләнә. Бер-бер артлы өч балалары туа. Язмыш аларга сынаулар да җибәрә, сугыш алдыннан йортлары яна. Тынгы белмәс, тырыш Кәрим коелып та төшми, югалып та калмый, өр-яңа өй салып чыга. Бәхетле яшә дә-яшә генә. Әмма каһәр суккан сугыш бөтен хыялларны чәлпәрәмә китерә.

Бөек Ватан сугышының икенче елында үк Кәрим сугышка алына. Сталинград янында барган бик каты бәрелешләрнең берсендә авыр яралана. Башта госпитальдә дәвалана, соңрак туган авылына кайтып сәламәтлеген бераз ныгытырга да насыйп була әле. Тернәкләнеп бетәр-бетмәс яңадан фронтка китә. Ленинград өчен барган сугышларда блокадага эләгә. Якыннары белән ара өзелә, бик тә сагынып көткән өчпочмаклы хатлар килми башлый... 1944 нче елның май аенда ишекләрен почта ташучы кага, тик хат кына алар көткән эчтәлектә булмый. "...Гарипов Кәрим Гарифулла улы хәбәрсез югалды"-дигән сүзләр якыннарының соңгы ышанычын, өметен өзә.

Сугыш тәмамлангач, Кәримнең хезмәттәше аның якыннары белән элемтәгә керә һәм хәбәрсез югалган солдатның соңгы көне турында сөйли. Аның сүзләренә караганда, склад мөдире булып хезмәт иткән Кәрим кич эш урынына китә, ә иртән складның җир белән тигезләнгәнен күрәләр. Кәримне дә шул хәрабәләр астында калып һәлак булган дип уйлыйлар инде.

Бу язманың тулы вриантын газетаның киләсе саннарынан укый алырсыз.

Илгиз Җамалиев.

Фотолар гаилә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев