Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә–75 ел

Без Геройлар төбәге: 9 декабрь Россиядә Геройлар көне билгеләп үтелә

Бу бәйрәмнең тарихы 18 гасырга барып тоташа. 1879 елның 9 декабрендә императрица Екатерина II Святой Георгий Победоносец орденын булдыра.

Дүрт дәрәҗәдә булган орден белән сугышларда аеруча зур батырлык күрсәткән хәрби җитәкчеләр, солдатлар бүләкләнә. Орденның дүрт дәрәҗәсенә бары тик дүрт кешенең генә лаек булуы билгеле. Алар арасында бөек полководецлар М. Кутузов, М. Барклай-де- Толлий да бар. 1917 елга кадәр Россиядә Георгий кавалерлары көне билгеләп үтелә Октябрь революциясеннән соң ордены да, бәйрәме дә гамәлдән чыгарыла инде. Бары тик 2000 елда гына орденга югары хәрби бүләк статусы кайтарыла. Ә 2007 елда Ватан Геройлары көнен билгеләп үтү турында карар кабул ителә.
Ватан Геройлары-Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары исемнәренә лаек булган кешеләр. СССРда беренчеләрдән булып Советлар Союзы Герое исеме очучылар Водопьянов, Лепидевскийга һәм алар коткарган челюскинлыларга бирелә.
Бөек Ватан сугышы елларында 11,5 мең кеше Советлар Союзы Геройлары исеменә лаек булалар. Алар арасында безнең якташларыбыз да бар: Михаил Иванович Рыжов, Зәки Шәймардан улы Шәймарданов, Александр Максимович Меркушев, Селиверст Васильевич Давыдов, Александр Тимофеевич Сергеев, Игнатий Павлович Петухов, Климент Сергеевич Русаков Миннулла Сөнгат улы Гиззатуллин, Валентин Прокофьевич Иванов.
Бу каһарманнар белән беррәттән Александр Матросов батырлыгын кабатлап һәлак булган Барый Шәвәлиевны искә алабыз.
Әле соңгы елларда гына хәрби архивлардан серлелек алынгач, тагын бер батыр якташыбызның исеме билгеле булды. Петр Иванович Савинов тиңдәшсез батырлыклары, фашистларның бик күп хәрби техникасын, солдат, офицерларын тар-мар иткән өчен өч (!) мәртәбә советлар союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында аңа бу исем бирелми кала.
Һәр чорның үз геройлары бар. Әмма Ватанны саклап батырлык күрсәткән каһарманнарны безнең халык аеруча хөрмәт итә, онытмый.
Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев