Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Батырлык таныла гасырлар белән....

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Ватаныбызда күп чаралар үткәрелә, эзләнү эшләре тагы да җанланып китте.

Хәзерге информацион җәмгыять чорында Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнү өчен, батыр якташларыбызның эзенә төшәргә ярдәм итәрлек интернет ресурслар күп булуы шатландыра. "Подвиг народа" дигән сайт шуңа бер мисал.
Әлеге чыганакта 12 670 837 хәрби бүләкнең хуҗасы турында язмалар, документлар урнаштырылган. Райондашлар да, бәлкем үзләренең әти-бабалары турында мәгълүмат табарлар дип ышанып каласы килә. Эзтабар өчен хәзер өйдән чыкмыйча туган як тарихын өйрәнү буенча мөмкинлекләр бар. Мин дә менә авылым Югары Тегермәнлек буенча геройларны шуннан барлыйм. Соңгы табылган документ күршем Гаязов Кыям абый белән бәйле. Беренче документ 201 нче номерлы приказ. Ул икенче Белоруссия фронты буенча 1944 елның 18 августында бирелгән.
Әлеге исемлектә төрле орден-медальләр белән бүләкләнгән совет солдатлары. Араларында "За боевые заслуги" медале белән бүләкләнгән, 8 нче номер астында "линейный надсмотрщик 770 отдельной телеграфно-строительной роты» Гаязов Кыям абый. Икенче бер документ ул - «Наградной лист». Һәрбер бүләкләнгән хәрби хезмәткәргә әлеге язу-анкета тутырылган.
Кыям абый 1924 елда туган, 1942 елның июленнән сугышта. Кызыл Йолдыз районы хәрби комиссариаты тарафыннан фронтка алынган, 1943 елда авыр яраланган. Документлар арасында иң кыйммәтлесе командирның характеристикасы - " товарищ Гаязов Киям тяжело ранен в горло в боях за Родину, потерял звуковую речь, разговаривает только шопотом. Работая линейным надсмотрщиком отличается в скоростном выполнении задания, делая по 200 вязок в день. Товарищ Гаязов является таким красноармейцем, который своим неутомимым трудом, энергией воодушевляет других к повышению производительности труда. Достоин правительственной награды медалью «За боевые заслуги», дип яза Олейников фамилияле командир.
Кызганычка каршы, Кыям абый күптән вафат инде. 2005 елның 19 мартында Бөек Җиңү бәйрәменең 60 еллыгы алдыннан кисәк кенә үлеп китте. Аның истәлекләре музейда, туганнары-күршеләре күңелендә саклана.
Илфар Габдрахманов.
Бу язманы тулырак газетадан укый аласыз.
Фото:

http://roshero.ru/2012/12/bezymyannaya-legenda/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев