Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Балык бистәсе районының сугыш чөрындагы хатын-кызларның батырлыклары турында хикәя

-Сугыш башлангач та авылның барлык ир-атлары диярлек фронтка китте. Аннан соң кызларны алдылар.

Кызларга матур киемнәрен солдат шинеленә алыштырырга туры килде. Ә аларга ул вакытта бары уналты-унҗиде яшь кенә иде. Тормыш матурлыгына шатланып яшәү урынына, алар кулга корал алып фашистларга каршы көрәште, - дип искә ала шул елларның шаһите булган Прасковья Шабрина.

Хәзер без алар турында коры фактлар гына укып белә алабыз. Ләкин бу фактлар артында батырлык һәм мәгънә белән тулы тормыш ята. Аларның өлешенә ачлык, ялангачлык, ятимлек күренешләре туры килгән. Тылда хатын-кызлар авыр ир-егетләр хезмәтен үтәгәннәр. Шумково авылында Палина Савильева, Прасковья Королева, Вера Карповалар комбайнчы, Клавдия Ардатова, Евдокия Гаврилова, Анна Власова, Мария Кузнецовалар тракторчы ярдәмчесе булып эшлиләр. Алар фронтны икмәк тәэмин итү өчен Фрунзе исемле колхозда көнне төнгә ялгап хезмәт итәләр.

Рузалия Нурәхмәтова,

Балыклы Чүкәй мәктәбе укытучысы.

Бу язмның тулы варинатын газатадан укый аласыз.

Фото:http://radiuscity.ru/articles.aspx?id=1916

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев