Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә–75 ел

Алар - мәңге безнең күңелдә

Ветераннар үткән юл безнең өчен горурлык

Зур шатлыклар алып килгән Җиңү көнен без ел саен зур дулкынлану белән көтеп алабыз. Бүгенгәчә тыныч, матур тормышта яшәвебездә бабам Закир Касыйм улы Касыймовның да өлеше зур.

Районыбызның Күгәрчен авылыннан ул. Фронтның алгы сызыгында булып Берлингача барып җиткән. Бабамның сугышта күрсәткән батырлыклары турында белим дисәң, орден, медальләргә, Рәхмәт хатларына, Мактау кәгазьләренә күз салу да җитә. Кызыл Йолдыз орденыннан башлап дистәләгән сугышчан бүләкләргә лаек булган бабам. Сугыштан исән-имин кайтып 40 елдан артык Күгәрчен авылының «Россия» колхозында тимерче булып эшли ул, «Почетлы колхозчы» исеменә лаек була. Бабай белән без бик горурланабыз. Бүләкләрен әле дә кадерләп саклыйбыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса