Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Үзе сайлаган язмыш

Язның соңгы аенда-ямьле майда Гамилә апа белән Шириаздан ага гаиләсендә өченче бала булып Индира исемле кызчык аваз сала. Түбән Тегермәнлек авылында гомер итүче Мутиевлар гаиләсе өчен аеруча шатлыклы вакыйга була бу. Абыйсы Искәндәр, апасы Ильвера өчен дә сөенеч өстенә сөенеч. Ник дигәндә, хәзер аларның төпчекләре-сеңелләре Индира бар бит!

Өченче балалары-төпчек кызлары туу уңаеннан, әтисе Шириаздан гармунын уйнап җибәрсә, әнисе Гамилә моңлы җырын суза. Шулай булмый ни: Индираның әтисе кулларында теләсә нинди гармунны үз көенә "биетсә", әнисе исә оста җырлый ләбаса.

Балачактагы хатирәләр канга сеңеп кала шул: шуңа бәләкәй Индира кечкенәдән үк үзен сәхнәдә күрә, артист булырга хыяллана. Хәер, аның 26 майда тууы да тәэсир итми калмагандыр, мөгаен. Нәкъ менә шушы вакытта сандугачлар, тургайлар чут-чут итеп сайрап, колакларны иркәләп моңлы җырларын суза бит. Аларны тыңлаганда, билләһи, опера җырчыларың бер читтә торсын! Шул сәбәпле, туган авылларында уздырылган концерт-кичәләрдә еш катнаша Индира. Тик әти-әнисе кызның җитди, шул ук вакытта җәмгыятькә файдалы булган һөнәр алуын тели. Шуңа әнисе кызның җырчы булырга теләвен хуплап бетерми.

-Кызым, миңа олыгайгач, укол кем сала?-дип кисәтә әнисе кызын, уенын-чынын бергә кушып.

Әти-әни бәхиллеген бирмәсә, эшнең уңышлы булмавы бар. Индира да моны колагына киртләп куйган була, шуңа Гамилә апа белән Шириаздан аганың теләгенә каршы бармый. Әнисе тәкъдиме буенча Түбән Кама медицина училищесына укырга кереп, шәфкать туташы белгечлеген алып чыга.

Ана күңеле-балада, дип белми әйтмиләр. Гамилә апа барысын да алдан сизенеп, кызына язмышын хәл итәчәк сорауны биргән, диярсең. Ник дигәндә, ана кеше, бик иртә саусызлана. Төпчекләре Индира шул вакытта, әнисенең хәер-фатыйхасын алып, шәфкать туташы булуына сөенә генә. Чөнки әлеге һөнәр иясе булуы әнисенең хәлен бер генә мизгелгә булса да җиңеләйтә. Шәфкать туташларының нурлы йөзләренә карагач, авырган кеше дә бер минутка сәламәтләнгән кебек тоела.

Кызганыч, Гамилә апа вакытсыз вафат була. Ләкин исән булса, ул, һичшиксез, төпчек кызы Индира белән дә, аның сайлаган язмышы белән дә горурланыр иде.

Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Индира ханымның кызы Айгөл дә медицина юнәлешен сайлый. Быел ул районыбызга балалар табибы булып эшкә кайтты. Әби әманәте оныкларына кадәр барып җитеп, чынга ашкан булып чыга.

Индира ханым балачак хыялы тормышка ашмавына бер дә үкенми. Чөнки ул теләкне абыйсы Искәндәр чынга ашыра. Искәндәр Мотыйгулланың "Мунча ташы" театры артисты булуын һәркем белә. Ә апасы Ильвера ханымның мәгариф өлкәсендә күп еллар хезмәт кую белән дә горурланып яши. Гомумән, Шириаздан ага белән Гамилә апа җәмгыятебезгә иң кирәкле һөнәр ияләрен тәрбияләгәннәр.

Индира ханым хезмәт юлын һәм тәүге эшен районыбызның Яңа Арыш авылында фельдшер-акушерлык пунктында башлап җибәрә. Яшь белгечне авыл халкы бик тиз үз итә. Хәер, авылда фельдшер кешегә бернинди бәйрәм дә, ял да юк. Алар бер читкә куела. Индира ханымның Яңа Арыш авылында беренче бәйрәме-Яңа ел кичәсе аяк өстендә, эштә уза. Ник дигәндә, шәфкать туташына "КамАЗ" машинасына утырып, йөкле ханымны тиз арада хастаханәгә илтергә кирәк була.

Ул вакытларда Балык Бистәсе хастаханәсенең баш табибы булып эшләгән Фарук Сәлахович Мифтахов белгечләр кирәк, дип Индира ханымны районга эшкә чакыра. Шул көннән башлап, Индира Шириаздан кызы хастаханә ягына такыр сукмак сала. Ул хастаханәнең бик күп бүлекләрендә хезмәт чыныгуы ала: неврология, наркология бүлекләрендә, балалар сырхауханәсендә хезмәт куя. Аннан соң менә 23 ел инде теш дәвалау сырхауханәсендә эшли. Табиб кушкан процедураларны җиренә җиткереп үти, эшен яратып, бирелеп башкара, хезмәттәшләре алдында да абруе зур аның.

Кеше эшенә яратып барганда, өенә шатланып кайтканда гына яшәү мәгънәсен таба, диләр. Бу, чыннан да, шулай. Индира ханымның гаиләсе-күркәм, тулы гаилә. Ире дә, кызы Айгөл дә, улы Марат та аның зур куанычлары. Маратының спорт буенча яулаган медальләре, Айгөленең табиб буларак уңышлары Индира ханымны тормышта матур яшәргә дәртләндереп тора.

50 яшь-әле гомернең яртысы гына. Димәк, әле Индира ханымга куанып, дәртләнеп яшисе дә, яшисе дигән сүз. Бәлки киләчәктә Индира Шириаздан кызының оныклары да, иңнәренә ак халатларын киеп, карт әбиләре-Индира ханымның әнисе Гамилә апа биргән әманәтне үтәрләр. Ул вакытта инде Мутиевлар нәселен табиблар нәселе, дип тә атарлар.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев