Илебездәге үзгәрешләр авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең шактыен бик тә катлаулы хәлдә калдырды. "Алга таба нишләргә? Ничек көн күрергә?” Үзләре алдына кинәттән килеп баскан шушы тормыш соравын, сынавын ничек та булса чишәргә кирәк?! Кемнәрдер тормыш иткән нигезләрен калдырып читкә киттеләр, кайбер гаиләләрнең ир-атлары вахта ысулы белән эшләп тормыш итәрлек акча юнәттелөр. Араларында югалып калучылар да булмады түгел.
Ә Дон-Урай авылында яшәүче Фәридә һәм Минегаяз Кәримуллиннар замана җилләренә үз җилкәннәрен кора белделәр һәм гаилә корабын үз юнәлешләрендә алып китә алдылар. Шәхси хуҗалыкларын ныгытып яшәүне әстен күрө гаилә.
Алар бу авылга утыз ел чамасы районыбызның Балтач авылыннан килеп урнашалар. Кирәкле һөнәр ияләренә ихтыяҗ кичергән хуҗалык рәисе Виктор Емельянов яшь гаиләгә яңа җиткерелгән йортның ачкычын тапшыра. Шулай итеп аларнын яңа тормыш дәвере башлана. Фәридә хуҗалыкта сыер савучы булып эшли башлый. Тиз арада коллектив таянычына әйләнә. Тырышлы, уңышлары нәтиҗәсе буларак, Фәридәне район сабантуйларында, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көннәрендә даими югары бәяләп торалар. Минегаяз киң профильле механизатор буларак, тракторда жир эшкәртә, комбайн белән урып-җыю эшләрендә катнаша. Кызлары Ләйлә белән Зәринә яшьтән йорт эшләрендә катнашып, булышып үсәләр.
Хуҗалыкта хезмәт хакын тоткарлау очраклары башлангач йорт хуҗасы район үзәгендәге спорт-сәламәтләндерү үзәге, үзәк хастаханәнең поликлиникасын төзү эшләрендә катнаша. Соңрак үзе кебек ир-атлар белән “шабашкага” алынырга туры килә, төрле авылларда шәхси йортлар төзеп күп гаиләләрне шатландыралар. Шул ук вакытта үзләренең сарай-каралты- ларын яңарталар, өйләре дә үзгәреш кичерә. Мал туарларны ишәйталәр, кош кортлар асрыйлар. Туганнары һәм балалар ярдәмендә “МТЗ” тракторы һәм печән әзерләү өчен кирәк булган тагылмалы җайланмаларны сатып алалар. Кышкы чорга кирәкле азык запасын ерганак кырыйларында, бо- лыннарда чабып әзерлиләр,. Пай җирләрен файдаланган өчен арендатор аларга ашлык белән түли.
Сыерлары саны арткач саву аппараты сатып алганнар. Үзләреннән артык сөт һәм аннан әзерләнгән ризыкларны авылдашлары һәм җәй көне авылга торырга кайткан кунаклар да бик теләп сатып алалар, шәһәрдә яшәгән кыэларына, туганнарына да җитеп бара. Артканын сөт җыючыларга тапшыралар. Сыеры барның ите-сөте була инде, тырышырга- тир түгәргә, хезмәт куярга гына кирәк.
-Гадәттә кышкы чорда сөт сатып алу бәяләре югары була торган иде. Быелгы кышлыкта нигәдер алар түбән тәгәрәде. Монысы билгеле бер дәрәҗәдә борчу хисе уята, билгеле. Шунысына рәхмәтебез, сыерлар баш санына карап дәүләт күрсәтә торган ярдәм дә бик урынлы бу очракта,-ди йорт хуҗасы.
Үз вакытында бер умартадан башлаган кызыксынулары хәзер табыш китерерлек булып үрчегән. Аларны парлашып карыйлар, вакыты булганда кызлары дә кайтып булыша.
Минегаязның кулыннан килмәгән эше сирәктер. Башкарачак эшен алдан кат-кат уйлап ахыргача җиткерергә гадәтләнгән. Моның өчен кирәкле булган бар җиһазларны, инструментларны булдырган,хәстәрләгән ул.
Менә шулай үткәннәрне барлап, нәтиҗәләр ясап, алдагы тормышка өметләр баглап, булганына шөкер кылып, балаларга, оныкларга таяныч булып яшәргә тырыша Кәримуллиннар.
Нияз Шәйдуллин.
Нет комментариев