Бизәкле йорт капкасы ачылуга кояштай балкыган Валентина үзе дә күренде.
- Бакчаларны барлап йөрүем иде. Капка ачылганын да ишетмәгәнмен,-диде ул, уңайсызланып. -Әйдәгез, әйдә, өйгә керик.
Зур итеп салынган йорттагы пөхтәлек керә-керешкә үк күзгә ташланды. Аның һәр почмагыннан, әйтерсең лә яктылык нуры сирпелә: иркен һава, сулыш алулары да нәкъ авылдагыча, җанга рәхәтлек бирә торган.
- Менә шушында яшәп ятабыз инде,-ди хуҗабикә. -Эш көнендә вакытым мәктәптә узса, җәйге каникулларда өй тирәсендәге вак-төяк эшләрдән, бакчадан бушап булмый.
Тумышы белән үк шушы җирлектән икән Валентина Вафина. Биредә укыган, шушында ук олы тормышка юл салган. Казан педагогия училищесын тәмамлаганнан соң туган мәктәбенә Мәшләккә кайткан ул. Һәм менә ике дистә ел мөгаллимәлек итә. Авылдашлары аны һәр яктан булган, һәр эштә актив буларак хөрмәтли. Язарга алынуым да аның көчле ихтыярлы, язмыш сынауларында сыгылмый атлаган хатын-кыз буларак яктыртасы килүемнән иде.
Адәм баласы тәкъдирдә язылганны күрә. Язмышны үзебез язабыз дисәк тә, гел теләгәнчә барып чыкмый шул. Югыйсә, бу җиһанда бәхетсезләр дә, ятимнәр дә булмас иде. Күңелемдәге уйлар Валентина үткәннәренә килеп тоташа.
-Шушы нигезгә күчеп озак та яшәмәдек, ирем Әнәс фаҗигале төстә вафат булды. Югыйсә, хыялларыбызның очы-кырые юк иде. Ике кызымны кочаклап тол калдым. Яшәргә, аларны аякка бастырырга, кеше итәргә кирәк. Газаплы көннәрне, төннәрне онытыр өчен бар көчем белән эшкә җигелдем,-ди ул.
Әйе, вакыт дигәнең җан яраларына дәва. Яраткан эшендә, укучылары арасында булу Валентинаны да күпмедер дәрәҗәдә элекке халәтенә кайтара. Әдәбият-сәнгатькә гашыйк укучыларны барлап "Алтын каләм" түгәрәген ачып җибәрә ул. Соңрак Мәшләк авыл җирлеге тарихын өйрәнүгә сукмак салына. Эзләнү эшләре буенча укучылары белән кайда гына булмый ул: Казан, Алабуга, Болгарга бару дисеңме, туган як тарихына кагылышлы эзләнүләрдә катнашу-барысы да уңай нәтиҗәне бирә. Һәм 2014 елда мәктәптә Мәшләк авыл җирлеге тарихын өйрәнү музее эшли башлый. Әлеге музей укучыларның яраткан урыннарына әверелә. Кечкенә генә тарихи табыш та музейда үз урынын ала.
-Мәктәп минем икенче өем кебек. Мин анда күңелемә рухи тынычлык табам. Эшемне яраткангадыр инде, ару-талулар да онытыла. Каникуллардан укучыларымны сагынып киләм,-ди Валентина Ивановна, елмаеп.
Мөгаллимәлек итүдән тыш авыл активисты да әле ул. Гөрләтеп Сабантуйларны да алып бара, Мәдәният йортында үткәрелгән чараларның да үзәгендә кайный. Барысына да өлгерә, җитешә. Хәер, бу очракта кызларын төп таянычлары дияргә дә була. Сәрвиназ белән Ландыш та әниләре йөзенә кызыллык китермиләр. Сәрвиназ Мәшләк мәктәбен алтын медальгә тәмамлап, Казан энергетика университетына укырга керсә, Ландыш быел 9 сыйныфны тәмамлаган. Аның да хыялы 11 сыйныфтан соң югары уку йортына белем алу.
-Ялгызыма гына авыр булыр иде. Әти-әниләрем балаларны тәрбияләргә бик булыштылар. Әни (кайнана) күршебездә генә яши. Гел янәшәмдә. Хәзер инде ул да олыгаеп бара. Җәйләрен үз йортында кайнашса, кышын үзебезгә алып чыгам. Бергә яшибез, бергә көн күрәбез.
Татулыкның нигезе, әлбәттә, бер-береңне аңлый белүдә. Күзләренә эленгән сагыш пәрдәсе аша киләчәкне дә бергә матур, якты итеп күрә алар.
Фәрвәз Каюмова.
Автор фотосы.
Нет комментариев