Шушы көннәрдә Яңа Арыш авылы мәдәният йортында "Гашыйклар клубы"ның чираттагы кичәсе үткән.
Бәйрәмгә район үзәгеннән, Бәтке, Олы Солтан, Яңа Арыш авылларыннан биш егет һәм биш кыз килгән. Төрле кызыклы уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барган кичә.
Әлеге клуб оешканга күп вакыт та үтмәде, инде бер пар кавышып, никахларын рәсмиләштергән. Үз тиңен табарга, мондый бәйгеләрдә катнашырга теләкләре булганнар район мәдәният йортына да мөрәҗәгать итә алалар.
Фото: http://cs624518.vk.me/v624518463/2a4f0/TYvvnEPlLfo.jpg
Нет комментариев