Суганны июль азагы-август башында җыялар
Авыл һәм кеше

Суганны июль азагы-август башында җыялар

Суганны, гадәттә, июль азагы-август башында җыялар. Соңга калырга ярамый. Җыяр вакыты җитәр алдыннан аның кыяклары җиргә егыла башлый.

Барлык кыяклары да җиргә егылганнан соң, саргая башлагач, аны йолкырга кирәк. Кыяклары көрән төскә кереп күренми башлаган икән, димәк соңга калгансыз. Мондый суган тамыр җибәреп өлгерә, андые кышын начар саклана.

Суганны коры һава торышы сакланган вакытта җыярга тырышыгыз. Югыйсә ул бик тиз чери башлар. Җыярга ике атна кала су сибүне бөтенләй туктаталар. Бу вакытта үсеп җиткән була, бары ныгып кына ята.

Көннәр коры тора икән, йолкынган суганны 4-5 көн таратып киптерәләр. Кыяклары тулысынча кибеп өлгергәннән соң 3-4 сантиметр чамасы калдырып кайчы белән кисәләр.

Суганны башка яшелчәләрдән аерым куярга тырышыгыз. Бәрәңге белән бергә сакларга ярамый. Алар бер-берсен черетергә мөмкин.

Фото: http://www.7dach.ru/uploads/images


Соңга калырга ярамый

Нет комментариев