Күптән түгел генә Сатлыган авылындагы чишмә авыл кешеләренә уңайлы итеп яңартылган.
Мәскәү шәһәрендә яшәүче авылдашлары Нурфания Шәрәфиеваның матди ярдәме, Илфат Гатауллин белән Илдар Вәлиәхмәтов аны сыйфатлы итеп төзекләндергәннәр. Хәзер монда су алуы да, кер чайкауы да бик уңайлы. Мәктәп укучылары чишмә тирәсен тәртиптә тотуны үзләренә максат итеп куйганнар.
Фото редакция архивыннан алынды.
Нет комментариев