Районыбызнын Биектау авыл җирлегенә кергән Яңа авылны бүген һич танып булмый
Шәһәрдән бер дә ким түгел. Районыбызнын Биектау авыл җирлегенә кергән Яңа авылны бүген һич танып булмый. Һәр елны зур үзгәрешләр кичерә ул .
Хуҗалыкның барлык тармакларында диярлек көн озын киеренке эш кайный. Шуңа биредә эшләүчеләр өчен ашханә дә үз эшчәнлегген туктатмый. Зур булмаган бу пешекчеләр коллективы хуҗалык эшчәннәрен һәрвакыт тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Аш суны һәрвакыт мул әзерлиләр алар. Узган ел әнә олы терлекчелек комплексы төзелгәндә биредә 200 дән артык кеше тукланган. Бу көннәрдә дә кеше өзелеп тормый. Көз айларында да ашханә үз эшен дәвам иттерә. Якын тирә авылларддан килеп эшләүчеләр биредә тукланалар. Аларның һәркайсы пешекчеләр эшеннән канәгать кала. Еш кына аш суны төрлләнддереп торулары, яңа ризыклар әзерләүләре күпләрнең күңеленә хуш килә. Җәй айларында һәр өстәлгә үз бакчаларында үстерелггән җиләк-җимешне дә күп куялар. Биредә хезмәт куючы Рәзинә Шакирова, Илхамия Әхмәддиева, Гөлүсә Гимадиева кебек осталар үз эшләрен һәрвакыт сыйфатлы башкаралар. Хуҗалык механиизаторлары, терлекчеләр һәм бирегә килүчеләр алар эшеннән канәгать калалар.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Идрис Аметов.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев