Без килгәндә ике-өч яшьлек малай бүкәнгә кечкенә чүкеч белән кадак кагып маташа. Кулы эшкә бара, нәкъ кадакка туры китереп суга. "Бу минем оныгым Кәрим. Чүкечен кулыннан бер дә төшерми, аның яраткан уенчыгы ул",-дип каршы алды безне Рашат абый. Сүзем Яңа Сала авылында гомер итүче Рашат һәм Рамилә Галимҗановлар турында. Рашат...
Без килгәндә ике-өч яшьлек малай бүкәнгә кечкенә чүкеч белән кадак кагып маташа. Кулы эшкә бара, нәкъ кадакка туры китереп суга. "Бу минем оныгым Кәрим. Чүкечен кулыннан бер дә төшерми, аның яраткан уенчыгы ул",-дип каршы алды безне Рашат абый.
Сүзем Яңа Сала авылында гомер итүче Рашат һәм Рамилә Галимҗановлар турында. Рашат абый һөнәре буенча агроном. Оныгы кебек үзе дә балачактан балта эшләренә хирес булган. Чүкеч, балта саплары ясаган. Юк кына әйбердән дә могҗиза тудыра торган булган. "Әйләнгеч юлдан булса да яраткан шөгылемә кире кайттым. 2000 елдан башлап агачтан гади рамнарны ясаудан эшне башладым. Хәзер тәрәзә, ишек рамнары, урындык, гөл савыты, тумбочкалар ясыйм. Шулай да төп эшем тәрәзәләр ясау.",-ди Рашат Галимҗанов. Ел әйләнәсендә аларның эшләре бетеп тормый. Заказлар күп, өлгерергә генә кирәк.
Такта материалны сатып алалар алар. Аны Нырсы авылына алып барып киптерергә калдыралар. "Борыс такта ике, ә юкәнеке бер атнада кибә. Аннары барып алабыз да бирелгән заказлар буенча эшебезне башлыйбыз",- ди оста. Күптән түгел генә еврорамнар ясый башлаганнар.
Гөлназ Зарипова.
Бу язманы газетадан укый аласыз.
Автор фотолары.
Нет комментариев