Профсоюз оешмасы турында халыкта үтә дә җиңел караш саклана. Берәүләр аны яңа ел бәйрәмендә балаларга бүләк әзерләүче, икенчеләр хастаханәдә дәваланган хезмәткәргә ярдәм күрсәтүче һәм санаториягә ташламалы юллама бирүче оешма итеп кенә күзаллый.
Чынлыкта исә, ул халык мәнфәгатен кайгырта, хезмәт кешесе өчен бик күп эшләр башкара. Коллективның ялын оештыра, законның үтәлешен тикшерә, хокукый ярдәм күрсәтә һәм башкалар. Районыбызда халык мәнфәгатен кайгыртып, коллектив өчен янып йөрүче профком рәисләре аз түгел. Владислав Мандрейкин һәм Вера Малакаевалар нәкъ шундыйлардан.
"Нәтиҗәсе булмаса, эшләүнең мәгънәсе булмас иде"
Владислав Мандрейкин 27 елга якын район хастаханәсендә профсоюз оешмасын җитәкли. Шушы көннәрдә шифаханәдә табип булып эшләвенә дә кырык ел була. Кемнән генә сорасаң да, аны яхшы оештыручы, дип атыйлар. Күп нәрсә профсоюз оешмасына сайланып куелган кешедән тора. Әгәр ул кешеләрнең ышанычын аклар дәрәҗәдә авторитетлы, әзерлекле икән, җитәкчелек аның бер генә тәкъдимен дә игътибарсыз калдырмый. Хастаханәнең һәр бүлегендә профком группалары оештырганнар. Комиссия составында җиде кеше. 427 эшченең 92,7 проценты профсоюз әгъзасы булып тора. Бер-берең белән аңлашып, киңәшләшеп эшләгәндә генә коллектив алдында торган катлаулы мәсьәләләрне уңай хәл итеп була торгандыр. "Ел тәмамланганда коллектив килешүенә кертелгән пунктларны кат-кат карап чыгып, хезмәткәрләребез тәкъдимнәренә колак салабыз. Кирәк булганда яңа үзгәрешләр кертәбез",-ди Владислав Мандрейкин. Социаль экономик сораулар чишүне, хезмәт өчен түләү, хезмәтне саклау, ял, эшчеләр өчен өстәмә ташламалар кертү, өстәмә ял, материаль ярдәм, гадәттән тыш хәлләр булганда материаль ярдәм итү кебек сорау-мәсьәләләрне үз канат астын алган оешма. "Ике-өч ел эчендә янгын килеп чыккан гаиләләргә унбишәр мең сум материаль ярдәм күрсәттек. Шулай ук һәр елны өч-биш кешенең суд аша вакытыннан алда ялга чыгу мөмкинлеген хәл итәбез. Хәл ителгән мәсьәләләрне санап китсәң күп инде алар. Нинди генә катлаулы проблема булмасын, барысын да чишәргә тырышабыз. Бүген отпускамнан соң беренче эш көнем. Башкарасы эшләр шактый җыелган. Бөтен көчне җыеп хәл итү ягын карыйсы бар",-ди Владислав Мандрейкин.
Оешма кайгыртуында ел саен сигез-ун кеше льготалы юллама белән сәламәтлекләрен ныгытып кайталар икән. Шулай ук балалар өчен җәйге ялларның бер өлешен финанслыйлар. Төрле бәйгеләрдә, конкурсларда, спорт ярышларында актив катнаша алар. Медицина хезмәткәрләре көнендә табигатькә чыгып ялларын бик күңелле оештыралар. Бу чараларны оештыруны, бүләкләр алуны профком үз өстенә ала. Республикакүләм оештырылган медицина хезмәткәрләре спартакиадасында соңгы елларда беренче, икенче урыннарны яулаганнар. Рәсем, сәнгать конкурсларын да читләтеп үтми алар. "Нәтиҗәсе булмаса, эшләүнең мәгънәсе булмас иде. Дөнья булгач төрле хәлләр була. Шулай да эшемне яратып башкарам",-ди профком җитәкчесе. Ул кешеләргә хөрмәт белән карый. Һәм үзенең дә эшчәнлеге югары бәяләнгән : Татарстан Республикасы профсоюзларының күкрәк билгесе, профсоюзның 100 еллыгы медале, Татарстан һәм Россиянең Почет грамоталары белән бүләкләнгән.
Коллектив өчен җан атып йөри
- Эшем миңа бик ошый. Кешеләр белән аралашырга яратам. Тәҗрибәләр белән уртаклашабыз. Киңәшләр сорыйм, үзем дә киңәш бирәм,-дип сүзен башлады район мәгариф бүлегенең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вера Малакаева. Утыз елдан артык шушы өлкәдә хезмәт куя ул. Эшеннән зарланмый, пенсия яшендә булса да коллектив өчен җан атып йөри.
Профсоюз оешмаларының төп максаты үз әгъзаларының законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау, дип саный Вера Малакаева. Эшчәнлек профсоюз Уставына нигезләнеп профсоюз оешмасы турында расланган Положение нигезендә алып барыла. Өч ел саен башкарма комитет, мәгариф бүлеге, профсоюз оешмасы советы белән килешү төзи икән. Хезмәткәрләрнең профессиональ хокукын яклаучы бердәнбер килешү бу. Өч ел дәвамында сигез-тугыз кешенең льготалы пенсиягә чыгу мөмкинлеген суд аша оталар алар. "Ел азагында мәгариф бүлеге җитәкчесе белән эшкә нәтиҗәләр ясыйбыз. Планга кертелгән эшләрнең кайсы үтәлгән, кайсы үтәлмәгәнен барлыйбыз. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков белән киңәшләшеп, уртак фикергә килеп эшлибез без. Күп мәсьәләләрдә ул миңа ярдәм кулы суза",-ди Вера Малакаева. Яңа ачылган "Йолдыз" балалар бакчасының барлык хезмәткәрләре дә профсоюз әгъзасы булырга теләк белдергәннәр. Шулай итеп район мәгариф бүлегендә 1239 кеше профсоюз әгъзасы булып тора. Бу сан 99,8 процентны тәшкил итә.
Һәр ел саен уздырыла торган "Иң яхшы укытучы", "Иң яхшы тәрбияче" конкурслары профсоюз оешмасы ярдәме белән оештырыла. Җиңүчеләр теплоходта йөзү өчен туристик путевкалар белән бүләкләнә икән. Ел саен хезмәтне саклау буенча өлкәннәр һәм балалар арасында конкурслар оештыралар. "Стресс на рабочем месте: коллективный вызов" исеме астында иншалар, эсселар язганнар, рәсемнәр ясаганнар, плакатлар эшләгәннәр. Балыклы Чүкәй мәктәбенең унберенче сыйныф укучысы иң яхшы инша язучы дип танылган. Иң оста эссены Трой-Урай мәктәбе директоры Рәшит Мөхәммәтҗанов язган. Рус Әшнәге мәктәбенең икенче сыйныф укучысы Игорь Павлов әбисе белән бергә хезмәтне саклауга карата бик кызыклы шигырь иҗат иткән. Җиңүчеләр яхшы премия белән бүләкләнгәннәр. Болар барысы да профсоюз оешмасының бердәмлеге, тырышлыгы нәтиҗәсе. Шулай ук мәгариф хезмәткәрләренең үзләрен ташламалы шартларда ял һәм дәвалану өчен путёвкалар белән тәэмин итү аларга эшләү һәм яшәү өчен зур этәргеч булып тора.
Профсоюз оешмасы җитәкчесе булып эшләү белән беррәттән территориаль оешманың коррекцион советы председателе дә булып тора Вера Малакаева. Анда алар социаль һәм яшьләр программалары буенча ипотека, торак мәсьәләсен хәл итәләр икән. Хезмәтенә күрә хөрмәте, дигәндәй мәгариф өлкәсендә эшләү дәверендә ул күп тапкырлар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Почет грамоталары белән бүләкләнгән. Узган гомеренә күз салсаң, мәгариф өлкәсендә эшләвенә дә илле елдан артык вакыт үтеп киткән.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотолары.
Нет комментариев