Минзәрия Хуҗина Ямаш авылында хат ташучы булып эшли.
Әле дә хәтерендә, Асия апасы Баһавиева ялга чыгарга әзерләнеп йөргәндә үз урынына Минзәрияне калдырырга ниятләвен белгәч, ничек сөенгән иде ул. Сөенечен күрсәгез иде аның. Беренче эш көненнән үк остазына охшарга, сынатмаска тырышты. Ул чорларда газет-журналларны, хат, посылкаларны соңарусыз тиешле кешесенә илтеп тапшыру төп вазыйфа булып исәпләнә иде. Хәзер инде хат ташучы өлешенә мең дә бер шөгыль туры килә. Вакытлы матбугат тарату белән бергә газ, электр энергиясе һәм коммуналь түләүләрне җыялар, пенсионерларга көндәлек кирәкле товарларны да өйләренә илтеп бирәләр. Утыз елдан артык инде бу хезмәтне күңелен биреп башкаручы Минзәрия һәркөнне диярлек авылдагы 180 хуҗалыкка сөенечле хәбәрләр алып килә. Ачык йөзле, тәмле телле булганы, гаделлеге өчен һәркем үз итә аны. «Авыл укымышлы, матбугат чараларын күпләп алдыра. Лаеклы ялда булган Камилә Хуҗина, Сәлимә Абдуллина кебек авыл зыялыларының өчәр-дүртәр газет алдырулары сөендерә. Шулай ук авылда Баһавиев, Мостафин, Хаҗиев, Зиннәтов гаиләләре күп төрле басмалар яздыралар",- ди ул. Быелгы язылу чорын да уңышлы төстә баруын искәртеп китте. Замана үзгәрешләренә карамастан, авыл кешеләренә кирәкле, файдалы һәм игелекле эшне күнелен биреп башкаручы Минзәриягә киләчәктә дә унышлар гына юлдаш булсын иде.
Идрис Аметов.
Фотосы:artru.info
Нет комментариев