"Кама" агрохуҗалыгының чәчү батыры Миннур Миңнехановка карата мондый сүзне еш кулланалар.
Чыннан да, бар эшне дә булдыра торганнардан ул. Язгы кыр эшләре чорында да хуҗалыкта аңа тиңнәр юк. Иң мөһиме, үзенә йөкләнгән һәр эшне ул югары сыйфат белән башкарырга гадәтләнгән. Иңендә 35 еллык хезмәт тәҗрибәсе булган механизатор әтисе Гыйлемхан абзыйдан мирам итеп алган бу һөнәрне. Мәктәпне тәмамлагач район һөнәри уку йортының авылда ачылган филиалында укып, кулына тракторчы-машинист таныклыгы алган. шуннан бирле туган авылы кырларын иңли ул. Елның-елында яз башыннан туфрак әзерләп язгы чәчүдә катнаша.
Тырыш хезмәтләре өчен аңа республикабыз Президенты указы белән "Татарстан республикасының атказанган механизаторы" дигән мактаулы исем дә бер дә тикмәгә генә бирелмәгәндер шул. Миңнур үзенә тапшырылган "МТЗ-1221" тракторында саклап эшләтүе белән күпләрдә хөрмәт уята. Быелгы көзге чәчүдә һәм туңга сөрүдә дә ул үзенең смена нормаларын арттырып үтәүгә ирешкән. Бу көннәрдә хуҗалык уңганы техникасын карап, агрегатларны кышкы саклауга кую кебек мөһим эш белән мәшгуль.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.
Нет комментариев