Әминә һәм Николай Шоетовлар: " Эштән куркып тормыйбыз. Яшьтән хезмәткә өйрәнеп үстек"
Авыл һәм кеше

Әминә һәм Николай Шоетовлар: " Эштән куркып тормыйбыз. Яшьтән хезмәткә өйрәнеп үстек"

Мел.Починок авылында яшәүче Әминә һәм Николай Шоетовларны күпләргә үрнәк итеп куярга була.

 Хуҗалыкта күпләп маллар асрыйлар, йорт-җирләре төзек, гаилә дә дус-тату. Бер-берсен аңлап матур гомер кичерәләр алар. “Ун яшемдә сыер сава белә идем. Әни фермада сыер савучы булып эшләде, мин аның янәшәсендә булышып йөрдем. Элек ничәмә–ничә сыерны кулдан сава идек бит. Хәзер аппарат эшне күпкә җиңеләйтә”,-дип сүзен башлады Әминә апа.

Уналты ел элек бер сыер асрап башлаган хуҗалыкта бүген биш баш сыер, кырыклап кәҗә, шулар арасында 13е савым кәҗәсе, алар янәшәсендә казлар, үрдәкләр һәм тавыклары да бар. Бәбкә, чебешләрнең күбесен инкубаторда чыгаралар, ояда да басып чыгарганнары була икән.

Маллар өчен зур итеп абзар төзеп куйганнар. Үзләренең пай җирләрендә күпъеллык үлән үстерәләр.

“Тракторыбыз белән җир эшкәртәбез, печән әзерлибез. Икмәкне сатып алабыз, кыш айларына ун тонналап кирәк була”,- ди гаилә башлыгы Николай. “Без барлык эшне дә бергә башкарабыз. Бергә булганда җиңелрәк. Улларыбыз да ярдәм итә. Үзебездән артканын итләтә сатабыз, сөтне алыпсатарлар җыеп алып китәләр. Эштән куркып тормыйбыз. Яшьтән хезмәткә өйрәнеп үстек. Балаларыбыз дә безнең янәшәдә эшкә өйрәнделәр. Томыш иптәшем бик әйбәт кеше. Эшчән, тырыш. Аның белән бар эшне дә курыкмыйча башларга була. Ходай сәламәтлектән генә аермасын”,- ди хуҗабикә.

Әминә апа үзе Мамадыш  районыннан.  Туганына ярдәм итәргә килгәч, әлеге авыл килене булып кала. Николайның колхозда ферма мөдире булып эшләгән вакыты. Чибәр кызны бер күрүдә ошата. Бераз очрашып йөргәннән соң, гаилә корып җибәрәләр, ике ул үстерәләр.

Олы уллары Константин, эретеп-ябыштыру остасы, Күгәрчен ит комбинатында эшли, кечесе Анатолий Казан энерго колледжында  белем ала.

 Хуҗабикәнең һәр тәрәзә төбе саен гөл. Җәй айларында ишегалдын, капка төбен дә чәчкәләргә күмә ул. “Матурлыкны булдыру минем өчен ял гына. Сау-сәламәт булганда бар эшне дә башкарасың. Бары ялкауланмаска, тырышырга гына кирәк”,-  ди Әминә апа.

Гөлназ Зарипова.

фото автордан.


Нет комментариев