Мель. Починокта яшәүче Емельяновларның яшәү мәгънәсе
Әлеге гаиләләр бердәм булып бер дулкында яшиләр. Гаилә мөнәсәбәтләре - бәхет, мәхәббәт һәм үзара аңлашуга корылган. Яшәү мәгънәсе дә нәкъ шунда бит.
Мель. Починок авылына килгәч, клуб мөдире Ирина Сергеевна Емельянова белән таныштык. Ул бик киң күңелле кеше булып чыкты. Туган җиреннән башка яшәүне күзалдына да китерә алмый. Шуңа да Чистай шәһәрендә тегүче һөнәрен үзләштергәннән соң, авылга әти-әнисе, туганнары һәм сеңелләре янына кайта ул.
Аларның авылы җәй айларныда яшеллеккә күмелә. Иртә белән ишек алдына чыгып, саф һавалы киң сулыш аласың, кошларның сайрашканын тыңлыйсың һәм күңелдән генә: “Менә кайда ул, җәннәт почмагы!” дип куясың.
Авылга кайтып урнашканнан соң, күпме гомер узып киткән. Ирина биредә яшәвенә сөенеп туя алмый. Монда аның гаиләсе, туганнары, күңелгә ятышлы эше бар. Беренче сентябрьдә тормышын мәдәният белән бәйләвенә 40 ел була икән.
(тулысынча газетадан укый аласыз)
Таңсылу Минһаҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев