“Логос” җәмгыяте механизаторы Илдар Сәхипов үзенең 50 яшьлеген басуда комбайн штурвалы артында каршылады. Бәхетен туган җирендә намус белән эшләп тапкан асыл ир-егетләребезнең берсе ул. Бик күп татар уллары кебек бәхет дигәннәрен чит туфракларда да эзләп караган. Армиядән соң Пермь якларында йөреп кайткан. Әмма туган як үзенә тарткан шул җир улын.
“Уңыш” авыл хуҗалыгы кооперативында тракторда, комбайнда эшләгән. Хезмәт биографиясенең соңгы дистә елдан артыгы “Логос” җәмгыяте белән бәйле. Язын “Джондир” комплексы белән бөртекләрне җир куенына иңдерә. Алар өлгереп алтын төсенә кергәч, “Нью Холланд” комбайнына утыра. Быелгы Сабантуйда районның кыр батыры буларак хөрмәтләделәр үзен.
Авыл җирлеге башлыгы Фәнис Динмөхәммәтов исә Илдар Сәхиповның Кече Укмас авылы мәчете имамы буларак эшчәнлеген югары бәяләде. “Авылдашларына дин хезмәте күрсәтүдә, иман нуры таратуда нәтиҗәле эшли. Акыллы киңәшләрен дә бирә, гомуми эшләрдә дә актив катнаша, - диде ул.
Гаиләләрен дә күпләргә үрнәк итеп куялар. Тормыш иптәше Рәйсә белән абзар тутырып мал асрыйлар.Аларга печәнне үзләренең пай җирләрендә үстерәләр икән. Җитәкчеләре, хезмәттәшләре алдында да хөрмәт казанган Илдар. Бу кадәресе, юбилее уңаеннан кайнар котлауларда, җитәкчелек тарафыннан бирелгән бүләкләрдә дә ачык чагылыш тапты инде.
Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев