Леонид Расторгуев: “Нык тыл булмаса, яхшы хезмәт итеп булмас иде"
Авыл һәм кеше

Леонид Расторгуев: “Нык тыл булмаса, яхшы хезмәт итеп булмас иде"

Безнең яшьлектә, ерак алтмышынчы елларда, күп кенә яшьтәшләребез хәрби-очучы, моряк булырга хыялланалар иде.

Сүзем әнә шундыйларның берсе турында. Мәктәп елларында Леня Балык Бистәсе пионерлар йортында судомоделирование түгәрәгендә шөгыльләнде. Түгәрәкне Алексей Аксенов алып бара иде. Балалар гражданнар һәм хәрби корабль модельләре төзеделәр. Алар белән Казанда ярышларда катнашып призлы урыннар яуладылар. Леонид хәрби моряк булырга хыялланды. Әнисенең әтисе Дмитрий Суворов данлыклы ювелир булган. Әтисе Николай Расторгуев район кулланучылар союзында ревизор, май заводы директоры булып эшләгән, Сберкасса белән идарә иткән. Әнисе Валентина Дмитриевна мәктәптә укытучы, кичке эшче яшьләр мәктәбе җитәкчесе булып эшли. Әлеге гаилә Дмитрий бабасы йортында яшәгән.

Мәктәптән соң Леонид Расторгуев Баку шәһәрендә Киров исемендәге Каспий югары хәрби училищесына укырга керә. Судно йөртүче штурман һөнәре буенча укып, инженер-штурман квалификацияле диплом һәм лейтенант дәрәҗәсе алып чыга. Юллама белән Северодвинск шәһәренә Төньяк флотка җибәрелә. Бакуда укыган вакытта ук Тамилла исемле кыз белән танышалар һәм бишенче курста укыганда өйләнешәләр. Хезмәт итәсе урынга икесе бергә поездда баралар. Таныш булмаган шәһәр аларга бик ошый. Биредә су асты көймәләре төзиләр һәм сынаулар үткәрәләр.

Училищеда укыганда ук Леонид корабль белән Кара, Урта, Балтыйк диңгезләренә, Атлантик океанга чыга, берничә тапкыр Кубада була, Севастопольдән Кронштадтка йөзә.

Штурман корабльнең курс буенча дөрес юнәлештә йөзүе өчен җавап бирә, шулай ук радионавигация приборлары, система, радиомаяк, Кояш һәм йолдызлар буенча йөзү маршрутын, юнәлешне билгели. Корал кулланган очракта ату ноктасын ачыклый.

Хәрби бүлектә Леонидны "Норка" исемле корабль штурманы бүлегенә билгелиләр. Корабльдә моряклар сулы районны саклыйлар, хокук бозуларны күзәтәләр, су асты көймәләренең куркынычсызлыгын тәэмин итәләр. Һәр көн саен диярлек Төньяк Поляр түгәрәкне кисеп үтәләр, Ак, Баренцево, Карск диңгезләрендә йөзәләр. Су асты көймәләренең су астына киткәндә, йөзгәндә, өскә күтәрелгәндә куркынычсызлыгын тәэмин итәләр. Хәрби кизү торалар.

Ике елдан соң Леонидны ярдәмче корабльләрнең дивизион штурманы итеп билгелиләр. Ул дивизия штабы белгече була, сынау куркынычсызлыгын тәэмин итә. Корабльләрнең диңгезгә чыгуын, штурманнарның эшен контрольдә тота. 1976 елда аңа өлкән лейтенант, ике елдан соң капитан дәрәҗәсе бирәләр. 1987 елда Архангельск шәһәренә Төньяк флотның гидрографик хезмәтенә җибәрәләр. Запаска киткәнче ул Төньяк флот биләмәсенең штурман бүлеге җитәкче ярдәмчесе вазыйфасында, өченче ранг капитаны дәрәҗәсендә була. Бик тырыш хезмәте өчен медальләр белән бүләкләнә.

Әңгәмәбез вакытында Леонид ноутбук экраныннан Бакуда укыган вакытлары, практика үткәндә, училищеда тантаналы парад, Кубада төшкән фотографияләр күрсәтеп бара. Хатыны Тамилла аның хикәятен дәвам итә. "Нык тыл булмаса, яхшы хезмәт итеп булмас иде, - ди Леонид. - Ышанычлы тыл, тату гаиләне хатыным булдырды. Хәрби кешенең хатыны икеләтә хезмәт итә - ул өйдә балалар үстерә, иренә терәк була, йорттагы мәшәкатьләр белән мине борчымый". Тамилла утыз елга якын гидрографик хезмәттә белгеч, бүлек җитәкчесе булып эшли.

Расторгуевлар туган якка кайтып төпләнәләр. Хәзерге вакытта Балык Бистәсендә гомер кичерәләр. Аларның гаиләсендә дуслык, татулык хөкем сөрә, бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшиләр. Йортларында чисталык, пөхтәлек. Тормыш иптәше белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Икесе дә әтиләре эзеннән киткән. Олы уллары Роман моряк, хәрби, хәзерге вакытта хәрби суднода йөзә. Кечесе - Николай Кронштадт диңгез училищесының механик-моторчы белгечлеген алган. Гидрографик хезмәт судноларында йөзгән. Ике оныгы мәктәптә укый. Җәйгә әби-бабалары янына кайталар. Аня алты яшьтән сәнгать гимнастикасы белән шөгыльләнә. Ул үзе турында сөйли, гимнастика элементларын күрсәтә.

Училищены тәмамлаучылар ел саен диярлек Россиянең төрле шәһәрләрендә - Казанда, Мәскәүдә һәм башкаларында очрашалар. Тормыш иптәшләре белән бергә киләләр, хезмәтләре, гаиләләре, балалары, оныклары турында сөйлиләр. Диңгез флотында чын ир-егетләр хезмәт итә! Аларның авыр хезмәтләре турында җылы сүзләр генә әйтәсе, үзләренә исә .

Светлана Кутлина.


Нет комментариев