Леонид һәм Зоя Петушковлар: “Илле ел биш ел төсле тоелды”
Авыл һәм кеше

Леонид һәм Зоя Петушковлар: “Илле ел биш ел төсле тоелды”

Әле шушы көннәрдә генә Рус Әшнәге авыл җирлеге җитәкчелеге бар гомерләрен шушы авылда, тырыш хезмәттә үткәргән Петушковларны олы юбилейлары белән тәбрикләде.

Гаилә башлыгы Леонид Михаилович ишле һәм эшчән гаиләдә тәрбияләнгән. Өч абыйсы Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәштә батырларча һәлак булганнар. Ул төпчек малай буларак төп нигездә төпләнеп калган. Фронттан яраланып кайткан әтисенә булышып үскән. Гәүдәгә башкалардан калку, таза бәдәнле булганга алты-җиде яшьләреннән ат җигеп фермада хезмәт куя башлаган. Яшьлек еллары хакында хатирәләрне барлаганда "безнең өлешкә авыр еллар туры килде", диде ул. Сугыш елларында Рус Әшнәге авылы гөрләп торган. Илебезнең төрле почмакларыннан ятим калган сабыйларны биредәге балалар йортына китергәннәр. Сугыш барган районнардан һәм Мәскәү, Ленинград шәһәрләреннән күченеп кайтучылар да күп була. Әнә шулай авыл халкы илебез өстенә төшкән олы кайгыны бергәләшеп бер туганнардай бер-берсенә ярдәмләшеп күтәрә. Кыенлыкларны да күмәк көч белән җиңәргә тырышалар. Сугыш нәтиҗәсе - халыкның тормыш-көнкүреш хәле тиз генә җиңелләшми. Әмма яшьләр барыбер дә сынмый-сыгылмый, эштән соңгы вакытларында болынга кичке уенга җыелып күңел ачалар. Шундый кичләрнең берсендә Леонид Осиновка авылыннан биредә яшәгән апасына кунакка килгән матур, сөйкемле Зоя исемле кыз белән очраша. Озак вакытлар аралашып йөргәч алар гаилә корып җибәрәләр. Егет исә бу җаваплы чарага бик җентекләп әзерләнә. Төп нигезгә олы матур йорт җиткезә. Абзар куралар төзеп куя. Гомумән алар авылда бар яктан да үрнәк булалар. Икесе дә хуҗалыкта терлекчелектә хезмәт куялар. Леонид Михайлович кырык ел ат җигә, малларга азык ташый, җәй айларында болында көтү көтә. Ә Зоя Ивановна исә сыер сава, бозаулар карый. Икесенең дә исемнәре мактаудан төшми. Чын мәгънәсендә үз эшләренең осталары булалар. Күп еллар дәвамында үз шәхси хуҗалыкларында да терлекләрне күп асрыйлар. Әле сыердан арынуларына да күптән түгел генә икән. Абзарда маллар торгач күңелле бит ул. "Иртәнге өчтә торып эшкә йөгерә идек, ару-талуны белмәдек", - дип искә ала Зоя апа яшьлек елларын. Үзенә күз генә тимәсен. Бүген 83 яшен тутыруына да карамастан, әле дә яшьләр кебек җиңел хәрәкәтле, йөгереп йөри. Бергәләшеп район газетасын көтеп алалар, яңалыклар белән танышалар икән. "Бер чорларда эшләгән хезмәттәшләренең язмышлары хакындагы язмаларны аеруча яратып укыйбыз. Гомеребез буена "Путевка" безнең сердәшебез, киңәшчебез, юанычыбыз булды. Тик менә атнага ике мәртәбә генә чыга, түземсезлек белән көтеп алабыз үзен, эчтәлеге дә бай, кызыклы язмалар да күп була. Бер елны да язылмый калганыбыз юк",- ди Зоя апа. Алар һәрвакыт газетага авылда беренчеләрдән булып язылалар икән. Без килгәндә дә алар өстәл янында яңа килгән газетаны укып, район хәбәрләре белән танышып утыралар иде. Соңгы вакытларда районыбызда кабатланып торган яңарышлар турында үз сөенечләре белән уртаклаштылар. Бу уңайдан, күптән түгел билгеләп үткән юбилейларын да икеләтә бәйрәм дип атарга мөмкин. Аларның сентябрь аенда гаилә коруларына һәм район газетасын алдыруларына да быел 50 ел тулган. Без дә авыл җирлеге башлыгы Вәкил Хаҗиев белән ветераннарны бу уңайдан тәбрикләп, үзләренә изге теләкләребезне җиткердек: әле тагын озак еллар, бар халыкны сокландырып тигез гомер кичерүләрен теләдек. Хушлашканда Зоя апа безне: "Нигәдер гомер юлыбыз бик кыска тоелды, илле ел биш ел кебек тиз узып китте, - дигән сүзләрдә елмаеп озатып калды.

Идрис Аметов.

Автор фотосы.


Нет комментариев