Авылларда элек-электән үзләренең тырыш хезмәтләре белән көн күрүче кешеләр яшәгән. Алар һәрберсе гади тормыш рәвеше алып барганнар, көнне-төнгә ялгап намус белән эшләгәннәр, игелекле балалар тәрбияләп үстергәннәр, әти-әниләренә олы хөрмәт күрсәтеп, соңгы юлга озатып калганнар. Һәр кешенең нинди дә булса һөнәре булган, һәркем үз тормышы, үз язмышы белән яшәгән. Бу сүзләр...
Эш бетми җан тынмый
Җәй көне авыл халкын көндез өйләрендә тотам димә. Бала-чагасы уеннан кайтып кермәсә, олыларның иртә таңнан башланган эшләре караңгы төнгә кадәр дәвам итә. Без килгәндә Зәмзәмия апаның кер чайкарга дип елгага барышы, ә Фариз абый өйләре янындагы бакчада печән чаба иде. Җәйнең кызу эш вакыты шул, ишек алдында гына алар белән әңгәмә кордык. Икесе дә пенсия яшендә булуларына карамастан күпләп мал асрыйлар. Өч сыер, өч үгез, алты сарыклары бар. Эре терлекләре көтүгә куылса, сарыклары утарда кала. Шулар янында тавык-чебешләр үстерәләр. Мөгезле эре терлек асраучылар көннән-көн кими барган вакытта, күпләп мал тотучыларга гаҗәпләнеп тә куясың.
-Бер җайлашкач, әллә ни авырлыгын күрмибез. Пай җиребезнең бер өлешендә печән, икенчесендә - икмәк үстерәбез. Трактор, чәчкечебез, арбабыз, чапкычыбыз, бар. Шуның белән җыеп алып кайтабыз. Сатып та алабыз. Алтмыш төргәк печән алдык, икенче чабыштан тагын егерме төргәк кирәк булыр әле,- дип сөйли хуҗа. Узган ел солы белән борчак чәчкән булган. Анда кабан дуңгызлары килеп хәйран зыян салган. Быел солы, арпа үстергән. Икмәкне Ямаш кодасы комбайн белән урып бирә икән. Печәнне җыеп алып кайткач аны урнаштыру җаен да тапкан алар. Уллары тракторга куела торган сәнәк ясап куйган. Шуның белән генә төргәкне тезмәләргә өеп куялар. Буралы абзарны быел яңартып, блоктан төзегәннәр. Барысын да үз куллары белән эшли алар. Уллары да үзләре кебек бик уңган. Эретеп-ябыштыру эшенә кулы ятып тора.
Авыл кешесенең, бигрәк тә җәй айларында йоклап ятырга вакыты юк. Иртән кояш чыгу белән эшләре башлана аларның. "Сәгать өчтә уянабыз, дүртенче яртыда мал абзарына чыгып китәбез. Сыерларны аппарат белән савам да, алтынчы яртыда көтү куабыз. Алтыга сөт җыючы килеп җитә",-ди Зәмзәмия апа. Сөтне Нырсы авылыннан бер эшмәкәр килеп җыеп алып китә икән. Вакытында айдан-айга акчасын да түләп бара. Сөттән табышны аена егерме ике мең кертә Зәмзәмия апалар. "Элек базарга сөт, каймак, эремчеген алып барып сата идек. Бер атнага унбиш мең табыш керттек. Хәзер йөри алмыйм шул, аякларым сызлый. Олыгайгач үзенекен итә. Яшь чагым булса, егерме ике мең урынына илле мең дә таба алыр идем",-ди хуҗабикә. Көтүгә чыгулар да авырлашкан аларга. Чират айга ике тапкыр килә. Алты йөз сум түләп кеше яллап чыгаралар.
Булганнан бар да була, дигәндәй умарта да тота әле алар. Фариз абый балачактан бу эшне күреп үскәнгә эш башларга курыйкмый. Әтисе янында чуалып умарта эшен дә үзләштергән.
Бәхет кешене үзе эзләп таба, диләр
Кырда эшләгән чакларын сагынып искә алды Фариз абый. Бигрәк тә яз-көз чәчү һәм уңыш җыю вакытларында күңеле кырга ашкына аның. "Бер техникага ияләнгәч, үзеңдә булмаса атсыз хуҗа кебек тоясың үзеңне. Җир чыга башлау белән, эх, кырларга чыгып эшлә идең, дип куясың. Ярый үз җирем бар әле, шунда чыгып күңелне басып керәм",-ди Фариз абый. Ул утыз сигез ел колхозда тракторда эшләгән. Мәктәпне бетергәч үк бригадир аны трактор иярләргә утырта. Кечкенәдән атасы янында кайнашып техниканы белеп үскән егеткә бу бер дә авыр булмый. "Капка төпләрендә торган техникасына кызыгып, шуның өчен яратып кияюгә чыктым аңа",-дип шаярта тормыш иптәше. Биш туган да колхозда тракторда эшләгәннәр. Капка төбенә барысы да техника белән кайтып туктый торган булганнар.
Зәмзәмия апа да яшьтән эшкә өйрәнеп, хезмәт яратып үскән. Колхозда сыер савучы булып эшләгән. Ул чорларда шәл бәйләп тә көн күргәннәр әле. Мамыгын да үзләре барып алып кайтканнар. Унбишәр шәл әзерләп, Зәмзәмия апа күршесе белән Лениногорск, Марий Эл авылларына кадәр барып сатканнар. Ә сату эше белән чыгып киткәндә, фермадагы эшен үз сеңлесен башкара торган була.
Бүген дә алар иңне-иңгә куеп, эштән зарланмыйча үз хуҗалыкларын булдырып яшәп яталар. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Ял саен кайтып әти-әниләренә булыша алар. Хезмәт дөрес сайланган, аңа бөтен күңел бирелгән булса, бәхет кешене үзе эзләп таба, диләр. Бу гаилә үрнәгендә моның дөреслеге тагын бер кат исбатланды.
Гөлназ Зарипова.
Вазыйх Фатыйхов фотосы.
Нет комментариев