Иген игү борын-борыннан иң изге, иң мөкатдәс, иң дәрәҗәле эш саналган. Алтын бөртекләрне җир куенына чәчәргә чыгар алдыннан бабаларыбыз юынып, чиста киемнәрен кигән. Шулай итеп, алар икмәккә хөрмәт күрсәткән.
Алар ризыкны алтын-көмештән, якут- зөбәрҗәтләрдән һәм асылташлардан өстен санап “Алтын тавы башында утырып та ачка үлүең бар”, - дигәннәр. Җир йөзендәге тау чаклы алтыннар да, мәрмәр сарайлар да-берсе дә икмәккә тиңләшә алмый. Авыл кешесе, әлбәттә, икмәкнең кайда үскәнен, өстәлгә килгәнче, бик озак юл үткәнен дә, бихисап зур хезмәт сораганын да белә. Ләкин бу авыр хезмәтнең нечкәлекләрен үзе эшләгән кеше күбрәк аңлый.
Бүгенге язмамның герое икмәк үстерүнең нинди җаваплы эш икәнен кечкенәдән, балачактан күреп, белеп үскән, бүген инде Яңа Арыш “Азык-төлек корпорациясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры - Рәис Гафуров турында.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Нет комментариев