Җир җиләге үстерү алар өчен хоббимы яисә зарурлыкмы?
Авыл һәм кеше

Җир җиләге үстерү алар өчен хоббимы яисә зарурлыкмы?

Авыл кешесенең уңганлыгы капка төбеннән үк күренер.

 Бакчачылар турында күптән язасы килеп йөри иде. Морадыма ирештем булса кирәк. Чираттагы язмам Масловка авыл җирлегендә яшәүче уңган, булган, тырыш гаиләләрнең берсе Нурсанә апа һәм Тәүхит абый Миннекәевлар турында булыр. Без әлеге гаиләдә кунакта булып, аларның тормыш-көнкүрешләренә сокланып кайттык.
   Кешенең уңганлыгы капка төбеннән үк күренер, диләр. Чынлап та, әлеге гаиләнең йорт тирәсе әллә каян үзенә җәлеп итә. Төзеклеге, матурлыгы белән үзенә тартып тора. Заманча эшләнгән капканы ачуга ап-ак чәчәккә күмелгән, рәт-рәт тезелеп киткән җиләк-җимешле бакчага, аның артында, гаиләнең күрке булган сыйфатлы йортка күз ташлыйсың. “Әйдәгез, үтегез ”,-дип каршы алды хуҗабикә Нурсанә апа. “Җиләк мыекларын кисеп йөри идем әле, җимешләренең өлгерер вакыты җитеп килә, мыеклар аның үсешен тоткарлый. Шуңа тырышып йөрүем иде”,- дип сүзен дәвам итте ул. Сөйләшә-сөйләшә өй артындагы бакчага үттек. Биредә дә тәртиплек хөкем итә. Бәрәңге буразналары, яшелчә түтәлләре барысы да чисталыктан ярылып яталар. Бер чүп үләне дә тапмассың. Биредә дә виктория җиләген бик күп утыртканнар. Аны ак чәчәкле гаҗәеп матур бер алан диярсең. “Күп еллардан бирле үстерәбез бу җиләкне. Үзебез өчен һәм оныклар ашар, дип кенә кызыксынып утырткан идек. Артканын сатырга уйладык. Сиксән меңлек саткан вакытлар булды. Соңгы елларда һава торышлары җиләк өчен уңай булмады. Әллә үзебез дә олыгая төштек, узган ел утыз меңлек кенә сата алдык. Быел бик матур күренәләр, уңыш булырга охшаган” - ди гаилә башлыгы.
Әйе, төп керем чыганагы ук булмаса да, иш янына куш дигәндәй, гаилә бюджеты өчен анысы да ярап куя шул. Ә төптән уйласаң, бу хезмәт артында күпме тырышлык, сабырлык ята. Холыкларына зарлану хас түгел аларның. Гомер буе хезмәт белән яшәгән кеше, яшенә карамастан, көче җиткәнчә эшләп яшәүне үз итә шул. Туган авыллары Мәшләктән бирегә күчеп килгәч, күп еллар дәвамында маллар  асрау белән мавыгып алган алар. Икешәр сыер, бозаулар, үгезләр, алар янында тавык-чебеше булган. “Хәзер тавыклар гына тотабыз. Яшь бара бит. Үз көебезгә генә йөреп, бакчада бераз эшләп керүне кулайрак күрәбез”, - ди  гаилә башлыгы Тәүхит абый. Яшь вакыттан төрле эшләрдә хезмәт куйганнар. Совхоз бригадасында җиләк-җимеш үстерү, алма бакчасында эшләү, грузчик хезмәте, икесенең дә унсигезәр елдан артык кибетче булуы– болар барысы да алар җилкәсеннән үткән язмыш йөге. 2002 елларда үз көчләре белән әлеге йортны төзеп чыгалар. Бу  олы эшләрне башкарганда техника белән ярдәм итүе өчен хуҗалык җитәкчесе Николай Андреевка рәхмәтле алар.
Миннекәевләрнең балалары бүгенге көндә үз тормышлары белән яшиләр. Нурсанә апа белән Тәүхит абый оныклары һәм  оныкчыкларына сөенеп, ярдәм итеп торалар. “Бүгенге көнебезгә шөкерана кылып яшибез. Ходай саулыктан аермасын. Калганы булыр, эшләнелер”,- ди алар беравыздан. Бер-берсенә карата хөрмәт, сабыр, түзем булулары әллә каян сизелеп тора аларның. 53 ел парлы гомерне татулыкта, дуслыкта үткәннәр. Алтын туйлары уңаеннан район башлыгының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнгән алар. “Дөнья булгач, төрле вакытлары булгандыр инде, сеңлем. Ләкин без зурдан кубып үпкәләшеп йөрмәдек. Тыныч кына аңлаша идек. Бер-беребезгә юл куя белдек”,-ди хуҗабикә. “Мин гаиләдә түземрәктер, мөгаен. Аллага шөкер, бер-беребезне аңлап яши алдык. Гомеребезне бушка уздырмадык. Үзебез дә хезмәт белән үстек, балаларыбызны да хезмәт белән тәрбияләдек”,- дип өстәп куйды Тәүхит абый. Әйе, гади, гадел көнкүреш белән яши гаилә. Иң мөһиме, һәр гамәлләре матурлыкка үрелеп бара. 

Гөлназ Зарипова.


 


Нет комментариев