Җимеш уңышы күп быел
Авыл һәм кеше

Җимеш уңышы күп быел

Районыбызның һәр мәктәбендә бүген балаларның хезмәт һәм ял лагерьлары эшли.

Ямаш мәктәбе укучылары, мәсәлән, аны бик файдалы үткәрә. Кыска гына вакыт эчендә алар 80 килограммга якын җир җиләге җыйганнар. Аның бер өлешеннән кайнатма әзерләнгән, байтак кына күләмдә җиләкне суыткычка тутырып куйганнар.
Быел биредә карлыган, крыжовник, шомырттан да мул уңыш көтелә. Мәктәп коллективы җимешнең бер өлешен шәһәр ярминкәләрендә сатырга планлаштыра.
Фото: otvet.mail.ru

укучылар җәйне файдалы үткәрә

Нет комментариев