Фәтхерахман  Шәрәфиевны Балык Бистәсендә  барда хөрмәт итә
Авыл һәм кеше

Фәтхерахман Шәрәфиевны Балык Бистәсендә барда хөрмәт итә

(Җитмеш яше тулу уңаеннан Фәтхерахман Мөхәммәтхан улы Шәрәфиев портретына штрихлар)

Районыбызның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр байтак.  «Татарстан Республикасының  атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» Фәтхерахман Мөхәммәтхан улы Шәрәфиев - әнә шундый фидакарьләрнең берсе. Аны Балык Бистәсендә олысы-кечесе таный, хөрмәт итә.

Фәтхерахман Шәрәфиев районыбызның Бирдебәк авылында колхозчылар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән әти-әнисенә булышып үсә. Урып-җыю чорларында ындыр табагында хезмәт куя.

Ә җиденче сыйныфны тәмамлагач, кирпеч заводында эшли. Беренче хезмәт хакына велосипед сатып ала. Бу көнне Фәтхерахманнан да бәхетлерәк, горуррак малай булдымы икән? Үз куллары белән эшләп алган велосипед бит!  Шул вакытта ук Фәтхерахман тормышта нәрсәгә дә булса ирешәсең килсә, намус белән тырышып эшләргә кирәклеген аңлый. Һәм бу хакыйкатькә гомере буе тугры кала.

1968 елда ул Котлы Бөкәш урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлый. Казан авыл хуҗалыгы институтына имтиханнарны да уңышлы тапшыра. Студент елларында да әти-әнисенең ярдәменә салынып ятмый егет. Бер эштән дә читенсенми: вагоннар да бушата, яшелчә базаларында да эшли.  Дусты Иван белән туйларны, юбилейларны  фотога төшерәләр. Аз-маз акчалы да булалар, сыйланып алырга да җае чыга.

Ә белгеч буларак беренче хезмәт чыныгуын “Кызыл юл “ колхозында ала Фәтхерахман. Район җитәкчеләре тырыш, белемле егетне тиз күреп алалар. Бер елдан аны Котлы Бөкәш “Сельхозтехника”сының мастерской мөдире итеп куялар. Тарткан атка йөкнең авыры дигәндәй, ун елдан “Балык Бистәсе Агропромхимия” берләшмәсе җитәкләүне ышанып тапшыралар. 1991 елдан Фәтхерахман Шәрәфиев Агропромснаб директоры вазыйфасын башкара.

1995-2001 елларда ул районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе булып эшли. Соңрак “Балык Бистәсе сөт-май комбинаты”н җитәкли, “Татархлебопродукт” акционерлык җәмгыяте директоры урынбасары вазыйфаларын да башкарып ала.

2003 елда ул  Россия хокук академиясенең Казан юридик институтын тәмамлый. “Банкротлыкны юридик көйләү” белгечлеге ала.

2005 елдан Фәтхерахман Шәрәфиев -  “Альянс” оешмасының Татарстан Республикасы буенча филиалы директоры.  Лаеклы ялга киткәнче шушы яратып башкарган эшендә эшләде.

Кайда гына эшләсә дә, коллективта хөрмәт казана  Фәтхерахман Мөхәммәтхан улы. Ул беренче чиратта үзенә, аннары хезмәттәшләренә карата гадел таләпчәнлеге белән аерылып тора. Шул ук вакытта кул астында эшләүчеләрне һәрьяклы ярдәменнән дә калдырмый. Башлангычларын, уңышлы идеяларын күтәреп алып тормышка ашыруда булыша. Әле дә булса элеккеге хезмәттәшләре, дуслары, танышлары киңәш сорап аның янына киләләр. Төпле, акыллы, зирәк Фәтхерахман  шактый катлаулы тормыш төеннәрен чишәргә ярдәм итә. “Ул гаҗәеп бер сыйфатка ия, теге яки бу ситуациядә нәрсә буласын, нәрсә эшләргә кирәген алдан белә”,- диләр аның турында якыннары. Бу сыйфаты эшендә дә, шәхси тормышында да уңышларының нигезе.

Батырып эшли, күңелле, файдалы итеп ял да итә белә Фәтхерахман Мөхәммәтхан улы.  Дуслары белән ял итәргә ярата ул. Ә дуслары бихисап. Кая барса да гел кызыклы кешеләр чолганышында Фәтхерахман ага.  Кешеләр белән җиңел аралаша, таныша, дуслаша белә ул. Кешеләр дә аңа тартылалар.

Ә тормышның төп мәгънәсен гаиләдә күрә Фәтхерахман ага.  Улы Фәнил, кызы Гүзәл эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр.Кызганычка каршы, кайгы-хәсрәт тә читләтеп узмаган аны. Улларын югалту аның йөрәгендә төзәлмәс яралар калдыргандыр инде. Тормышына ямь өстәп 58 яшендә булса да, кызы Фагилә туа. Ул әтисен бик ярата, аңа охшарга тырыша. Оныклары Самира белән Рахман бабаларын сөендереп, яшәргә көч өстиләр. Алдагы тормышын рәхәттә, хатыны Лилия белән тигезлектә яшәргә язсын диясе генә кала.

И. Җамалиев

 


Нет комментариев