Авыл һәм кеше
Фәнис быел да алда
Ата-ананың тормышы, яшәү рәвеше балаларында да чагылыш таба диюләре дөреслеккә туры килә күрәмсең.
Яңа Арыш авылында гомер кичергән Фәүзия апа белән Илдус абый Мөхәммәтрәхимовлар да балаларын кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстергәнгә барысы да хуҗалыкта калып, үз эшләренең чын осталары булып танылганнар. Аларның дүрт уллары да әтиләре хезмәтен үз итеп, техника белән кызыксынып үскәннәр. Мәктәп елларында әтиләре янәшәсендә бер дигән хезмәт күнекмәсе үткәннәр. Тик ни кызганыч, әтиләре Илдус абыйның гына гомере кыска булган. Бүген үзе исән булса балалары өчен куаныр иде. Сөенмәслек тә түгел бит, барысы да үз эшләренең чын осталары. Сөенмәслек тә түгел бит, барысы да үз эшләренең чын осталары. Әтиләре эшен уңышлы дәвам иттерәләр. Олы улы Юныс иртә яздан туфрак эшкәртеп, чәчүдә катнашып җиңү яулый. Фәнис тә елның-елында урак батыры буларак мактала. Менә берничә ел рәттән инде ул "Акрос" комбайнында улы Фаиз белән урып-җыюда лидерлык итә.
Идрис Аметов.
Тулырак язманы гәҗитебездән укыгыз.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев