Электр челтәре хезмәткәрләре район җирлегендә югары көчәнешле электр челтәре тирәсендә үскән агачларны күпләп кисеп чистарта.
"Масловский" хуҗалыгы җитәкчесенең әйтүенә караганда, алар быел артык "тырышлык куйганнар". Электр челтәре тирәсендә үскән усак, өрәңге, тал агачларыннан тыш, авыл халкы күп еллар дәвамында кадерләп, саклап үстергән калын-калын юкә, хәтта җимеш агачларын да юк иткәннәр. Халык телендәге: "Каш ясыйм дип күз чыгару" әйтеме шушыңа тәңгәл була түгелме?
Нет комментариев