Чулман буенда балыкчылар көне узды (фотолар)
Авыл һәм кеше

Чулман буенда балыкчылар көне узды (фотолар)

Һава торышының тотрыксыз булуына карамастан районда балыкчылар көне күңелле узды. Килгән кунакларны мульфильм геройлары "Спанч Боб" һәм "Миньон" каршы алды.

Балалар бу геройлардан куркып калсалар да, соңыннан аларга ияләшеп күңелле итеп уйнадылар.

Районда балыкчылар көнен үткәрү традициягә әйләнде. Бу көнне без Чулман елгасы буена җыелабыз. Быел бәйрәм үзенчәлеклерәк башланып китте. Яшьләр мәйданда флеш моб биеделәр. Халык аңлашмыйча торды да, соңыннан бергә кушылып биеде. Аннан соң карип.. диңгезе пиратларының театрләшкән күренешен куйды. Бәйрәмнең төп оештыручысы Рамил Имамов балыкчыларга багышланган җыр башкарды.

Район башлыгы Илһам Валеев балыкчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. "Кешеләр борынгы заманнан ук диңгез, елга байлыкларыннан файдаланган. Алар балык тоткан, шулай итеп балыкчылар төркеме барлыкка килгән. Аннары ул һөнәргә әйләнгән",- дип башлады ул котлау сүзен ул. Шулай ук балыкчыларны Юрий Караганов та котлап үтте.

Балык тоту ярышында катнашучылар күп булды. Алар арасыннан иң яхшылары бүләкләнде. Җиңүчеләр арасында 7сыйныф укучысы Елизавета Филипова да бар иде. Ул 62 килограм балык тотканы өчен бүләкләнде. "Иң кечкенә катнашучы номинациясендә" дүрт яшьлек малай беренче урынны алды.

Бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте. Наталья Старикова, рус халык җырларын башкаручы "Калинушка" коллективы, Әлфинур Шәвәлиева җитәкчелегендәге "Кама йолдызчыклары" бию төркеме һәм башка районыбыз талантлары чыгыш ясады.

Бу һөнәр ияләрен бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйсы килә. Балыкбистәлеләр күңелендә бу көн озак сакланыр, дип уйлыйм.

Алия Хәбибуллина.

Автор фотолары.


Чулман буенда балыкчылар көне узды

Нет комментариев