Чишмәләрне төзек тоту гомер-гомергә саваплы эш булган
Авыл һәм кеше

Чишмәләрне төзек тоту гомер-гомергә саваплы эш булган

Тәберде Чаллысы авылында Сахра исемле чишмәне төзекләндерү эшләре башланган. Бу турыда грант иясе Айсылу Сәхапова хәбәр итте.

-Авыл уртасында таллыклар арасында урнашкан, тирә-юньдә тәмле суы белән дан тоткан чишмәләрнең берсе ул. Авыл халкының күбесе аның суыннан файдалана. Коронавирус вакытында туктатылып торган проект эше бу көннәрдә үз көчен алды. Чишмәне төзекләндерү һәм реконструкцияләү башланды. Проект дигәннән, Икътисад министрлыгы һәм «Бердәм Рәсәй» партиясе белән берлектә НКО оешмалары арасында оештырылган иде ул. Рамазан хәзрәт Хисаметдинов белән бергәләп проект эшләгән идек. Грант отарбыз дип, һич тә уйламадык. Безгә бәхет елмайды. Чишмәнең проектта катнашып, төзекләндерү эшләре башлануы турында хәбәр булгач, ярдәм итәргә теләк белдерүче авыл халкы бергә җыелып чишмәнең тирә-юнен чүп чардан арындырдылар. Төзекләндерү эшләрен июль ахырына кадәр тәмамлап чыгарга планлаштырабыз. Авылыма әз генә булса да файда китерә алам икән, мин моңа бик сөенәм. Туган авылым белән горурланып яшим мин. Аның халкы тырыш, булдыклы. Киләчәккә өмет бар. Яңарту эшләрендә булышкан, ярдәм кулы сузган кешеләргә чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә”,- диде ул. 


Нет комментариев