Быел Балык Бистәсендә гыйнвар аенда унбер гаилә "туган"
Авыл һәм кеше

Быел Балык Бистәсендә гыйнвар аенда унбер гаилә "туган"

Ишәябез, дәвамлы булсын

Быел район ЗАГС бүлегендә гыйнвар аенда гына унбер пар никахларын рәсмиләштергән.
Балаларның күпләп тууы да сөенечле хәл. Гыйнвар аенда 18 бала дөньяга аваз салган. Шуларның унысы кыз, сигезе малай икән. Әлеге сабыйларның берсе бер гаиләдә тугызынчы бала булып дөньяга килгән.
Быел сабыйларга кушылган исемнәр арасыннан Самирә, Алинә, Алия, Алмаз, Айнур, Искәндәр өстенлек итә. Раяз, Раян, Сара исемнәре иң сирәк кушыла икән.
Фото: редакция архивыннан.

гаилә

Нет комментариев