Биш улларында – биш дәвам-Фотолар
Авыл һәм кеше

Биш улларында – биш дәвам-Фотолар

Минниша абыйның биш улы зиратка килде бүген. Агачлар шомына бирелеп, бер-берсенә сүз дә катмыйча каберләр янәшәсеннән атлады алар. Гает арасында ата-анасына дога кылырга иде исәпләре. Үлгәннәргә дога укып, яшь буын - нәсел дәвамчыларына гомер теләде алар.

...Тормышта нинди генә авырлыклар кичерегә туры килсә дә Ходай аларга яшәү көче биргән. Югары Тегермәнлек авылында яшәүче Минниша абый белән Миңсылу апа Мөхәммәтшиннар тырыш кешеләр булган. Эштән курыкмый, нәрсәгә генә тотынсалар да җиренә җиткереп башкарып чыкканнар алар. Тегермәндә Минниша абый йон теткән, он тарткан. 1941 елда тегермән ташы ярылып уң кулын өздерә. "Бер кулы белән Минниша абый тегермәндә эшли иде",- дип искә ала алар турында авыл халкы. Бәла ялгызы гына йөрми, диләр. Тормыш иптәшенең башак урганда кылчык кереп бер күзе сукырая. Шулай да бернәрсәдән дә зарланмыйча алты бала үстергәннәр алар. Минниша абый биш малаен да техника серләренә, хезмәткә өйрәтеп калдырган. Бик күп умарта тоткан әле ул. Балалары барысы да авылда төпләнеп калып, гаилә корып матур гына яшәп яталар. Бишесе да йорт салып чыкканнар. Бу уңган гаиләләр белән танышу өчен без Югары Тегермәнлек авылына юл алдык.

Әтисе янында йөреп эшкә өйрәнеп үскән ул

Без килгәндә Хәйдәр абый мәчеткә намазга барырга әзерләнеп йөри иде. Шулай да безнең белән сөйләшеп алды. "Сугыш вакытында башакны кул, үгезләр белән әйләндереп сукканнар. Эшне җиңеләйтү өчен әти соңгы сыерын сатып Чистайдан колхозга мотор алып кайткан. Суга торган җайланманы шул мотор белән әйләндереп торган ул",-дип сөйләде безгә Хәйдәр абый әтисе турында. Кечкенәдән аның янында чуалып балалар да эшкә өйрәнеп үсәләр. Бишенче сыйныфны тәмамлаганнан соң колхозда ат җигә Хәйдәр абый. Аннан соң башмаклы тракторда эшли башлый. Әйтергә генә ансат, утыз сигез ел трактор йөртә. Хәзер ул кызы һәм кияве тәрбиясендә яши. Туганнары белән бик тату яши алар. "Бу урамда бер, ә икенче урамда өч энекәшем яши минем. Төп йортта Мәүлә исемле энем калды. Гомер буе бер-беребезгә ярдәм итеп, терәк булып яшәдек",-диде ул.

Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

Гөлназ Зарипова.

Автор фотолары.


гомер дәвам

Нет комментариев