Район үзәге, күрше-тирә авылларда узган бәйрәмнәрдән соң гына үз аланына кунаклар җыя бикчурайлылар.
Быел да шулай булды. Узган шимбә көнне авыл читендәге үзәнлектә кичке Сабантуй гөрләп узды.
Мәйдан уртасында татарча көрәш, аркан тартышу, гер күтәрү кебек көчле, гаярь ир-егетләрне җәлеп иткән бәйгеләрдән тыш, төрле кызыклы уеннар да күп иде. Сәхнәдән өзлексез татар җыры агылды, бию көйләре яңгырады. Район-авыл үзешчәннәре генә түгел, Казан шәһәреннән килгән эстрада җырчылары да тамашачыларга матур җырларын бүләк иттеләр. Бәйгеләрдә җиңгән батырларны халык ихластан алкышлады. Бүләкләрнең кыйммәтле булуы исә иганәчеләрнең юмартлыгынан иде. Төн уртасына кадәр барган бәйрәм һәркемгә рухи күңел күтәренкелеге бүләк итте.
Ә Сабантуйның төп бүләге-тәкә Яшел Үзәнгә китте.
Нет комментариев