Балыкбистәлеләр,ярминкәнең көне үзгәрде
Авыл һәм кеше

Балыкбистәлеләр,ярминкәнең көне үзгәрде

26 ноябрьдә, ягъни шимбә көнне, район үзәге - Балык Бистәсендә элеккеге мәдәният йорты каршында көзге ярминкә үткәреләчәк.

Анда хуҗалыклар, фермерлар, мәктәп коллективлары үзләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр. Азык -төлек бәяләре берникадәр очсызрак булыр дип көтелә. Программада шулай ук җырлы -биюле тамаша да булачак . Башлана 8 сәгатьтә.

Фото t-l.ru


Нет комментариев