Балык тоту-бик күпләрнең яраткан шөгыле. Яше-карты, ир-аты, хатын-кызы балык каптырудан тәм таба.
Балык тоту спорт төре буларак та елдан-ел популярлаша бара. Бу актив ял онытылмас хис-тойгылар да өсти.
Күптән түгел Балык бистәсенең матур табигатьтле Хрусталь күлендә Идел буе электр челтәрләре Спартакиадасы кысаларында балык тоту ярышлары булып узды. Барлыгы 11 команда, 34 балыкчы 3 сәгать дәвамында калкавычлы кармак белән иң күп балык тотучыны ачыкладылар. Балык ,нигездә, вак улганлыктан көрәш һәр грамм өчен барды. Ярышта план-икътисад бүлегендә эшләүче хатын-кызлар да катнаштылар. Гүзәл затлар балык каптыруда ир-егетләрдән калышмауларын күрсәттеләр.
Өченче ел рәттән Балык бистәсе электр челтәрләре командасы чемпион исемен яулады. Икенче урынга лаешлылар чыкты. Шәһәр яны электр челтәрләре балыкчылары өченче призлы урынны алдылар.
Ә иң зур балыкны (2 килограмм 149 граммлы) билгеләнгән вакытның соңгы минутында Альберт Гарипов тартып чыгарды. Ул "Иң зур балык" номинациясендә җиңүче булды.
Җиңүчеләргә, ярышта катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Ә хатын-кызлар командасына, балаларга Идел буе электр челтәрләре профсоюз комитеты рәисе Фоат Габдуллаҗанов махсус призлар әзерләгән иде.
Эльвира Закирова.
Автор фотосы.
Нет комментариев