Балык кап, яр буенда ялтырап ят (фотолар)
Авыл һәм кеше

Балык кап, яр буенда ялтырап ят (фотолар)

Балаларның җәйге каникул чорын барлык мәдәният йортларында да эшне алдан төзелгән план нигезендә алып баралар.

Шул уңайдан Бирдебәк авылы "Мунчала" буасында балыкчылык культурасын күтәрүгә юнәлтелгән "Балык кап, яр буенда ялтырап ят"дигән исем астында балык тоту бәйгесе оештырылды . Беренче карашка балык тотуның әллә нәрсәсе юк кебек. Ул һәркем кулыннан килердәй эш сыман тоела. Ә менә якты күл буена барып суга кармак сала башласаң, шомакайларны һәркемнең дә эләктерә алмавына инанасың.Спиннинг ярдәмендә алдавычка балык каптырырга яраткан яшь балыкчылар бу көнне балык тоту кирәк-яраклары өчен көрәште, кармакка карап мөкиббән китеп утырды. Яр буена бәйләп куйганнар диярсең үзләрен. Йомшак мендәрдә дә, татлы ризыкларда да гамьнәре юк. Ул арада ике сәгать вакыт сизелми дә үтеп китте.

Ярыш ахырында балык тоту бәхетенә ирешкән һәркем ярышны оештыручы Евдокия Григорьевна янына ашыкты .Номинацияләр дә бихисап. Балыкчылар арасында иң күп балык тотучы Альмир Камалеев беренче урынга, аңардан бик азга гына калышкан "2014 елгы балык тоту" конкурсы җиңүчесе Ислам Шигапов икенче урынга чыкты." Иң кечкенә балык тотучы" номинациясендә Дмитрий Толстов, "Иң зур балык" тотучы номинациясендә Денис Иванов,"Иң күп балык төшереп калдыручы" номинациясендә Аделина Архиповаларга тиңнәр булмады . Бәйгенең иң яшь балыкчысы" призы Лиана Толстовага тапшырылды.

Кыскасы, мондый бәйге әле икенче тапкыр гына оештырылса да, уңышлы килеп чыкты. Яшь балыкчылар, көндә күл буенда балык тотучы Иван Крюков, ярышны карап булса да китим дип килгән Галина Петрова бәйгедән канәгать булып, күлнең матурлыгына һәм чисталыгына сокланып таралыштылар.

Мәдәният хезмәткәре

Евдокия Григорьевна.


Балык кап, яр буенда ялтырап ят

Нет комментариев